Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җәйне исән-имин үткәрик!

Җәйне исән-имин үткәрик!

Җәй балаларның гына түгел, олыларның да иң көтеп алган яраткан  ел фасылы.  Өч айга сузылган каникуллар кайвакыт  куркыныч вакыйгаларга да китерергә мөмкин. Бигрәк тә бу чорда юл-транспорт һәлакәтләренә балалар еш эләгә. Бүген Казанда балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләрен кисәтү максатыннан «Имин каникуллар» дип исемләнгән акция үтте. Аның максаты – яшь буынның җәйге каникуллар чорында  юлда куркынычсызлыгын тәэмин итү, транспорт юл һәлакәтләре килеп чыгуны кисәтү, балаларда юлда йөрү культурасы тәрбияләү.

2023 елда юлда булып узган юл һәлакате  4 баланың гомерен алып киткән. Мондый үкенечле хәлләрдә беренче чиратта олылар җаваплы.  Әти-әниләр, балаларына,  даими, юлда йөрү кагыйдәләрне искә төшереп, үзләре дә кагыйдәләрне үтәү буенча балаларына үрнәк булырга тиеш, ди ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе белгечләре. Шулай ук, барлык 7 яшькә кадәрге балалар йөртүче транспорт хуҗаларына балалар өчен махсус утыргычлар кулланырга кирәклеген дә, ассызыклыйлар. Бу креслолар балаларны бәхетсезлек очракларыннан саклауның иң ышанычлы чарасы булып тора. 

Җәен балалар ролик, велосипед һәм самокатлар сезонын ачып җибәрә. Сабыйларның төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алуына нәкь шулалар белән бәйле.

Акциянең тантаналы ачылышыннан соң, Казан шәһәре мәктәп яны лагерына йөрүче балалар төрледән-төрле мәйданчыкларда үзләрен сынап та карый алды. Волонтерлар самокатта, велосипетта йөргәндә нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеген сөйләде, саклану чараларына да аерым тукталды. Шулай ук, юлда килеп чыккан куркыныч хәлләрдә, үз-үзеңне тоту, беренче ярдәм күрсәтү буенча да осталык дәресләре үткәрелде. Шундый 10 лап мәйданчыкта балалалар юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, белемнәрен ныгытты.

Көнең икенче яртысында, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, Россия Эчке эшләр министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, хөкүмәт, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте вәкилләре катнашында «Балалар һәм яшьләр арасында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау мәсьәләләрендә гражданнар җәмгыятенең роле» дигән темага түгәрәк өстәл утырыш узды.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев