Җырчы Алсу Хәбибуллина кызының артист булуын телиме?

Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбибуллинаның кызы Эльвина "Искусство без границ" I Бөтенроссия иҗади гаиләләр фестиваль-бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды. Эльвина – бик талантлы кыз. Ул бию түгәрәгенә йөри, җыр сәнгатенә дә тартыла. Ә әнисе Алсу Эльвинаның артист булуын телиме, гомумән, бу шөгыльләрен хуплыймы икән?

- Кызым туганнан бирле бии, дисәм дә була. Инде 3 айлык чагында ук сикерергә тырыша иде. Иң беренче булып бәби ашын остазым Венера Ганиева алып килгәне исемдә... Иҗади гаиләләр фестиваль-бәйгесендә Эльвина үз теләге белән катнашты. Бу аның зур сәхнәдә беренче чыгышы иде. Лауреат исеменә лаек булуын үзем дә көтмәдем, әмма бик сөендем. Кыю җырлады, югалып калмады. Вокал дәресләренә йөрергә хыяллана, инглизчә җырларга ярата. Артист юлын сайласа, каршы килмәячәкмен. Балам үз юлын тапсын, бәхетле булсын, дип телим!
"Интертат" сайтыннан алынды
http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    237
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    400
    0
    3