Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җырчы Айгөл Шәйхетдинова җыр яздыру студиясенә барганда балаларын кая куя?

Чаллыда яшәп иҗат итүче Шәйхетдиновлар эстрадабызның иҗади гаиләләр рәтен лаеклы  тулыландырды. Айгөл исә икенче тапкыр әни булырга өлгермәде, инде кабат сәхнәдә балкый. Нинди генә чыгыш булмасын, нән...

Чаллыда яшәп иҗат итүче Шәйхетдиновлар эстрадабызның иҗади гаиләләр рәтен лаеклы  тулыландырды. Айгөл исә икенче тапкыр әни булырга өлгермәде, инде кабат сәхнәдә балкый. Нинди генә чыгыш булмасын, нәниләрен үзләре белән йөрткән җырлы гаилә һәрвакыт бергә. Үзләре генә түгел кечкенә сабыйлары да сәхнәдә инде аларның. Күңелле тормышның үзенчәлекләре белән Айгөл Шәйхетдинова бүлеште.
— Иҗат белән дә шөгыльләнергә, балалар да үстерергә вакытны ничек җиткерәсез? Өй эшләре ничек бүленгән?
— Адәм баласы бар нәрсәгә дә күнегә икән ул, инде ничек булыр, ни эшләп бетәрбез дигән идек, Алланың рәхмәте, үзе җаен чыгарып тора. Кая барсак та балалар гел үзебез белән. Студиягә җыр яздырырга да, кунакка да, концертларга да – бөтен җиргә алып йөртәбез. Беренчедән, калдырырга әби-бабайлар ерак, икенчедән, алар янда булганда безгә тынычрак. Төрле чаклар була инде, ләкин түзәрлек, иң мөһиме – сау-сәламәт кенә булсыннар. Безнең гаиләдә син моны эшлисен, мин тегесен дип бүлешеп эшләгән юк. Бар эшне дә киңәшләшеп, бер-беребезгә булышып башкарабыз.
— Айгөл, сәхнәне калдырып өйдә балалар карап кына утырасы килмиме?
— Юк, килми. Сәхнәсез яши алмыйм, балаларымны интектереп йөртәмдер дә инде, нишлисең бит, эшлисе килә. Елмаеп, кочаклап, үбеп гафу да үтенәм инде үзләреннән. Балаларыбыз, Аллага шөкер, сабыр, аңлаучан ул яктан.
4cd787eb69a2ebf39da1a825c233e531_xl
Чыганак: "GongTV" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев