Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова: "Тагын ике кыз алып кайтырга иде”

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанованың планнары зурдан: “Тагын ике кыз алып кайтырга иде”, ди ул.

Популяр җырчы, алып баручы Гөлназ Шәрипҗанова бер ел элек булган хатирәләрен барлый.
– Бер ел элек бу көнне мин әни булдым. Ул чакта гәүдә авырлыгым 22 килога арткан, йөзем шешенгән, “ах” та “ох” килеп, көч хәл белән генә хәрәкәтләнүче – ул мин идем. Ләкин боларның барысы да бик тиз узды. Могҗизага тиң кызыбыз – Асылбикә туды. И Аллам! Бәхетебезне күпсенмә! Бу бала – бәхет җимеше. Хәзер безнең гәүдә авырлыгыбыз – 10 кило да 300 грамм. Буебыз – 78 см. Тәпи киттек, җырлыйбыз, уйныйбыз, гел шулай булган кебек. Алла боерса, тагын ике кыз бала алып кайтырга иде. Иншаллаһ!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
    85
    0
    0