Җырчы Гүзәлем 5 яшендә нинди булган? [видео]

Бу атнада җырчы Гүзәлемгә 24 яшь тулачак. Шул уңайдан, Инстаграм битендә ул тамашачасына 19 ел элек төшерелгән видеоязмасын тәкъдим итте.

 “Вакытны кире кайтарып булмый. Гаилә архивында менә бу видеоны таптым: 1997 ел, миңа 5 яшь, ә бу атнада миңа инде 24 тулачак. Үземнең яраткан җырларымны башкарам. Миңа “Миләшләрем”, “Миләүшә”, “Миләшләр” җырлары бик ошый иде. Сеңлемә Миләүшә дип исем кушарга да мин тәкъдим иттем”, дип яза Гүзәлем.+


Гүзәлем кечкенә яшьтән үк бик сәләтле бала булган. Киләчәктә дә аңа яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез. Якынлашып килүче туган көне котлы булсын. Бәхет, шатлык, сәламәтлек насыйп булсын!




Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
    88
    0
    0