Җырчы Илназ Минвәлиев: “Баланы айга бер тапкыр мактап алу да җитә”

Җырчы Илназ Минвәлиевка әти-әнисе кечкенәдән ныклы тәрбия бирә, хезмәт белән үстерәләр. Оясында ни күргән, хәзер очканында да шул. Илназ үзе дә улларын каты тота. Артык иркәләми.

– Без үскәндә әти-әнидән мактау сүзләре артык эләкмәде. Күпме генә хезмәт итсәм дә, әтинең әлегә кадәр “Молодец, улым!” дип әйткәне юк. Һәм ул шулай булырга тиеш тә. Мин инде аңа ияләнгән. “Иң яхшысы абыйларны мактагыз”, дим. Аларга ул кирәгрәк. Баланы айга бер тапкыр мактап алу да җитә. “Нишләп әти мине мактамады соң әле?” дип уйланырга, икенче юлы тагын да тырышып эшләргә стимул булырга тиеш. Улларымның берсенә – 18, икенчесенә –17, өченчесенә – 12 яшь. Буш вакытлары булганын күрдемме, “Баян!” дип кычкырам, уйнарга утыртам. Үзем кечкенәдән әлеге уен коралында уйнарга хыялландым. Хәзер шул хыялны улларым аша тормышка ашырам. Балаларның компьютерда кирәкмәгән уеннар уйнап утырырга да вакытлары юк. Актив рәвештә тхэквондо белән шөгыльләнәләр. Уртанчы улыбыз Салават ел саен Россия күләмендә узган ярышларда катнашып тора. Беренче тәрбия – хезмәт булса, икенчесе – спорт.

Ә сез Илназ Минвәлиевнең “Баланы айга бер тапкыр мактап алу да җитә” дигән сүзләре белән килешәсезме?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Дусларың белән дөрес аралашасыңмы? 9 июнь – Халыкара дуслар көне
-
Сабада «Серле каләм» бәйгесе узды Саба районында каләм чарлаучы иҗатчылар өчен оештырылган Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» бәйгесесенең тантаналы бүләкләү чарасында «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре дә катнашты.
-
Йөгергәндә нигә “кату керә”? Тиз атласак яки йөгерсәк, эчебез кадый башларга мөмкин. Моны “эчкә кату керү” дип тә әйтәләр. Ул нилектән була соң?