Җырчы Иркәнең 3 яшьлек кызы яттан дога укый /видео/

Җырчы Иркәнең 3 яшьлек кызы Әминә “Кулху Аллаху Ахад” догасын яттан укый. Әлбәттә, мондый дини тәрбияне аңа әбисе (Иркәнең әнисе Аксубай районы Иске Ибрай авылында яши) бирә. 

– Әминә догаларны бик тиз отып ала. Аллаһы Тәгаләнең дә ни икәнен аңлый башлаган, – ди Иркә. – “Бу ярый, бу ярамый, Алла бабай карап тора” дигән сүзләр чыккалый. Балалар ашаганнан соң һәрвакыт “Амин” итәләр. Йокларга яткач та, дога укыйлар. Әниемә мең рәхмәт инде, балаларыма шундый тәрбия биргәне өчен.
[embed]https://www.instagram.com/p/BXdZAgAD6tf/[/embed]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    117
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    293
    0
    3