Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җырчы Әсхәтнең улы - рэп "йолдызы" булачак /видео/

Җырчы Әсхәтнең (“Дөбер-шатр”) улы Әмирхан Ләбиб Леронның “Гөлләр рәхмәте” исемле шигырен рэп стилендә укый. Ни өчен нәкъ менә әлеге шигырьне дигән сорау туа? Баксаң, аны татар теле дәресендә ятларга б...

Җырчы Әсхәтнең (“Дөбер-шатр”) улы Әмирхан Ләбиб Леронның “Гөлләр рәхмәте” исемле шигырен рэп стилендә укый. Ни өчен нәкъ менә әлеге шигырьне дигән сорау туа? Баксаң, аны татар теле дәресендә ятларга биргәннәр. Әлбәттә, Әмирхан аның өчен зур “бишле” дә алган. “Гомумән, бу шигырьне балалар бик яратып өйрәнде”, – ди укытучы апалары.


[embed]https://www.instagram.com/p/BP3FqiQBZ07/?r=wa1[/embed]

Улының талантлары турында җырчының үзе белән дә сөйләштек:


– Әмирхан кечкенәдән актив булды, һәрбер җөмләне дөрес һәм төгәл итеп төзеде. Беренче сыйныфта укыганда ук минем, әнисенең, апасының туган көннәрендә тостны җитди, тормышчан сүзләр белән әйтә иде, – ди Әсхәт. – Мәктәпкә укырга кергәндә шундый кызык кына акция эшләгәннәр. Балаларны фотога төшереп, үскәч кемнең – кайсы һөнәр иясе булуын сораганнар. Кемдер – табиб, икенчеләре – “төзүче буласым килә”, дигән. Ә безнең Әмирхан зур хәрефләр белән: “Мин Президент булам!” – дип язып куйган. Хәзер ул өченче сыйныфта укый. Әлеге фото һаман да мәктәп стенасында эленеп тора.


– Шигырьләрне рэп итеп укуы кайчаннан башланды?


– Икенче сыйныфта укыганда мәктәптән шигырь ятларга биргәннәр иде. Өйгә кайткач, “өйрәндеңме” дип сорадым. Ә ул рәхәтләнеп шигырьне рэп итеп укып бирде. Улыбызның әлеге сәләтен юкка чыгарасы килми. Бик тиздән музыка белән берничә трэк яздырырга да уйлыйбыз.


Зилә ҖӘЛӘЛИЕВА


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев