Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җырчы Вадим Захаровның кызына ни булган?

Җырчы Вадим Захаровның кызына салкын тигән, хастаханәгә салганнар.Язга чыгу чорында балалар еш кына грипп һәм салкын тидереп авырый башлый. Бу беренче чиратта, авитаминоз барлыкка килү белән бәйле. Әл...

Җырчы Вадим Захаровның кызына салкын тигән, хастаханәгә салганнар.


Язга чыгу чорында балалар еш кына грипп һәм салкын тидереп авырый башлый. Бу беренче чиратта, авитаминоз барлыкка килү белән бәйле. Әлеге чорда җиләк-җимеш, яшелчәләр макро һәм микроэлементларга ярлы була. Шуңа өстәп көз һәм кыш айларында организм бөтен көченә эшләп, иммунитет та көчсезләнә. Көннәр җылыта башлагач, һавада вируслар да үрчи. Шул рәвешле алар бик җиңел генә бала организмына эләгә.


Җырчы Вадим Захаровның кызына да салкын тигән. Кичә генә 5 яшьлек Ульянаны хастаханәгә салганнар.



– Кичкә таба тән температурасы 39га җитте. Аздан гына үпкәсенә пневмония булмый калган, – диде Вадим. – Кызым хәзер хатыным Лариса белән балалар хастаханәсендә ята. Система алалар. Балаларга игътибар да күп бит хәзер, өф-өф итеп кенә торабыз. Кат-кат киендерәбез. Без үскәндә аның кадәр игътибар да юк иде бит. Әле бер табиб белән сөйләшеп тордым. Ул болай диде: “Бала авырый башлагач, күпчелек әти-әни баланы яслегә илтмичә, өйдә калдыра. Болай эшләргә ярамый. Киресенчә, урамга да алып чыгарга, балалар бакчасына да алып барырга кирәк. Организм авыру белән үзе көрәшергә тиеш”, – диде.


"Күптән түгел Ульяна белән “Балалар солянкасы”нда чыгыш ясадык, “Көттермәсәк иде әнкәйләрне” исемле җырны башкардык. Сәхнәнең нәрсә икәнен бик аңлап бетермәде бугай. Ләкин икенче көнне: “Әти, мин башка синең белән җырламыйм, үзем генә җырлаячакмын”, дип әйтеп салды. Хатыным белән көлештек".


Зилә ҖӘЛӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев