Җырчылар татар телен яклап флешмоб башлап җибәрде /ВИДЕО/

Ландыш Нигьмәтҗанова һәм Алинә Сафиуллина кечкенә балаларыннан татарча шигырь сөйләттерә.
[embed]https://www.instagram.com/p/BaoJDjyHSn7/[/embed]
Татар теленә карата барган һөҗүмнәр артист халкын да битараф калдырмады. Барысы бергә берләшеп, бүген яңа флешмоб башлап җибәрде. Фирдус Тямаев, Илсөя Бәдретдинова урамда “И, туган тел” җырын җырлап төшкән видеоларын инстаграмга урнаштырса, Ландыш Нигъмәтҗанова белән Алинә Сафиуллина балаларын да бу изге эшкә җәлеп иткән.
[embed]https://www.instagram.com/p/BaoAm8VHN7n/[/embed]
“Мин татар кызы! Чып-чын татар гаиләсендә тудым һәм үстем. Улым белән бары тик ТАТАР телендә генә сөйләшәбез”, – дигән Алинә Сафиуллина.
[embed]https://www.instagram.com/p/BaoL-4nj68b/[/embed]
Бүген 20:00дә Бауман урамында артистлар флешмобы узачак!
[embed]https://www.instagram.com/p/BaoJPM5nZkA/[/embed]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    43
    0
    0
  • Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче  укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек. 
    31
    0
    0