Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

ЮХИДИ хезмәткәрләре авырлы хатынга сюрприз ясаган! /фотолар/

ЮХИДИ хезмәткәрләре авырлы хатынга бала тудыру йортына барып җитәргә булышканнар. Әле ул гына да түгел: аннары бергәләшеп бала тудыру йортыннан чыкканда каршы алырга да килгәннәр. Күчтәнәчкә автокресл...

ЮХИДИ хезмәткәрләре авырлы хатынга бала тудыру йортына барып җитәргә булышканнар. Әле ул гына да түгел: аннары бергәләшеп бала тудыру йортыннан чыкканда каршы алырга да килгәннәр. Күчтәнәчкә автокресло да кыстырганнар. Менә ичмасам сюрприз, именә ичмасам бүләк! Нәни пассажирның куркынычсызлыгы инде бүгеннән кайгыртылган дигән сүз.

7нче май көнне, кичке 18:00 тирәләрендә, Арбузов һәм Журналистлар урамнары кисешендә, юл-патруль хезмәте посты янына «Митсубиси» машинасы килеп туктый. Чамадан тыш дулкынланган машина йөртүче салонда йөклелекнең соңгы аенда булучы, "менә табам, менә табам" дип торучы апасы барлыгын белдерә. "Час пик" вакытында юллардагы хәрәкәт болай да авырлашканнан, бала тудыру йортына илтеп җиткерә алмам дип борчыла. Ярый әле инспекторлар югалып калмый: полиция капитаны Рамил Тимомеев тиз арада ситуацияне үз кулына алып, махсус ут һәм тавыш сигналлары белән якындагы бала тудыру йортына озатып куя.
Галим А.Ф.Агафонов исемендәге республикакүләм хастаханәсендә бу хатын исән-имин 3,6 кг авырлыктагы малай таба. Бала тудыру йортыннан чыкканда автоинспекторлар да бүләк тотып котларга килгәннәр. Юрий һәм Екатерина Далинкевич та ЮХИДИ хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен яудырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев