Юлларда сак булыйк!

Узган ел Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтендә тугыз бала үлгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында республиканың баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов хәбәр итте. “2020 елда балалар катнашында 470 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 9 бала үлгән, 501 бала яраланган” – диде ул. Юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның һәлак булу сәбәпләренең берсе – өлкәннәрнең ваемсызлыгы, күп очракта балаларны автоутыргычсыз йөртү икәнлеген дә ассызыклады.
Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров үткәрде. Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау буенча планлы эш алып барыла. Шамил Гафаров билгеләп үткәнчә, республика юлларында һәлакәтләр саны да, аларда үлүчеләр дә кими.
Тик шулай да Яр Чаллы, Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Арча, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Питрәч, Саба, Теләче районнары юлларында һәлак булучылар саны арткан.
Баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов 2021 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре белән дә таныштырды. Гыйнвар аенда юлларда балалар катнашында 31 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 3 бала һәлак булган, 31 бала яраланган.
Республика массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темаларының ничек яктыртылуы турында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сөйләде. “Сабантуй” балалар журналы да бу теманы читләп үтми. Һәр санда “Хәерле юл” махсус кушымтасы чыгып килә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.