Үзебезнекеләр өчен җан атыйк
6-21 сентябрьдә сигезенче тапкыр “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) чемпионатының финалы уза. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте. “Ярышларның ничек узуын теләге булган һәр кеше карый ала. Сайлап алу турларының күпмедер өлеше дистанцион форматта узды. Финал да өлешчә шулай үтәчәк. Татарстанда ярышлар 45 мәйданчыкта — Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Алабуга һәм башка шәһәрләрдә узачак”, – дип белдерде министр.
Быел Татарстан данын 21 компетенция буенча 24 катнашучы яклаячак. Алар арасында Менделеевск шәһәрендә туган 17 яшьлек Айрат Шәрәфетдинов та бар. Ярышларда беренче генә катнашуы түгел икән. “2016 елда 5 сыйныфта укыганда химик анализлар белән шөгыльләнеп, Казанда узган бәйгедә беренче урынны яуладык. Казанга күченеп килгәч, укытучым үземне башка юнәлештә сынап карарга тәкъдим итте. “Космик системалар инженериясе” компетенциясендә катнашып, быел да Республикада беренчелекне алдык. Россиякүләм ярышта да сынатасыбыз килми», - ди Айрат, җиңүгә зур өметләр белән.
Җиңүчеләрне бүләкләү шулай ук һәр компетенция буенча онлайн-марафон форматында этаплап узачак.
Фотолар "Татар-информ"нан алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.