Зөлфәт Зиннуров кызы белән самолет «иярләгән»

Бүген Казан аэропортында пилот, стюардесса, бортмеханик һәм шулай ук ММЧ чараларында эшләүчеләрнең балалары өчен кызыклы экскурсия оештырылды.
 
– Кызым Зәлия белән без дә катнаштык, – диде “Башваткыч” тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуров. – Чын-чынлап ялга очкан кебек итеп, регистрацияләр үттек, билетлар бирделәр. Автобуска утырып, самолетка бардык. “Норвинд” авиокомпаниясе очкычның эченә керергә дә рөхсәт итте.  Пилотлар утыра торган кабинага кереп, штурман да булып карадык. Чыккач, очкычның күккә күтәрелгәнен күзәттек. Зәлиягә бик ошады. Бүләкләр дә бирделәр. Бик канәгать булып, өйгә кайтып барабыз әле.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    115
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    289
    0
    3