Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова: Өйдә - “җәмәлән җауы”! Кечкенәсе явыз, зурысына тынгылык бирми...

Танылган алып баручы, сценарияче, режиссер Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова – ике ул әнисе. “Аралары 10 яшь бит инде, югыйсә. Кечкенәсе явыз, зурысына тынгылык бирми... Өйдә - “җәмәлән җауы”... күршедә атна...

Танылган алып баручы, сценарияче, режиссер Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова – ике ул әнисе. “Аралары 10 яшь бит инде, югыйсә. Кечкенәсе явыз, зурысына тынгылык бирми... Өйдә - “җәмәлән җауы”... күршедә атна буе перфоратор акырттылар, әмма безнең өйдәге тавыш янында перфоратор пүчтәк”, – дип яза Зәмирә балалары турында. Малайларның зурысы – Аяз дүрт яшьтән алып инде 8 ел хоккей белән мавыга. Булачак капкачы. Ә апрельдә 2 яшен тутырган Данилның бөтенләй башка мәшәкатьләр – әти-әнисе аңа хәтерне яхшырту өчен махсус мозаика алган, шуның белән мәш килә. “Һәр әти-әни көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләргә тели. Без дә искәрмә түгел”, – ди Зәмирә үзе бу хакта.



“Сезне бүген үпкәләтсәләр яисә рәнҗетсәләр, борчылмагыз, Аллаһы Тәгалә тигезли ул. Иң мөһиме гаиләгезне онытмагыз, балаларыгызны хөрмәт итегез!” – дип язып элгән татар эстрадасы җырчысы, алып баручы ИлГәрәй. Җырчының аккаунтында кызлары – Адилә белән Камиләне еш күрәбез. Алар – үсеп килүче сәхнә йолдызлары, әтиләре белән сәхнәгә чыкканнары бар. Өлкәне, Адилә исемлесе, бию белән дә мавыга икән. Күптән түгел аларның junix бию төркеме белән беренче тапкыр VII бөтен Россия фестивале лауреатлары булып танылган. “Минем кызым Адиләм әкренләп сәхнә белән таныша. Кызымның биергә сәләте әнисеннән күчкән, ул бию хәрәкәтләрен тиз ота”, – ди ИлГәрәй.



Шоумэн Рамил Шәраповның “Мазда” кушаматы йөртүен күбегез беләдер. Кашларының әлеге автомобиль эмблемасына охшаган булуына ишарәләп, кушаматны Рамил үзенә үзе такты. Шушы көннәрдә Шәраповлар гаиләсендә “маздалар”саны тагын да арта төшкән бит әле – Рамил белән аның дүрт яшьлек улы Раян чәчләрен бер төсле алдырып, башларына шул эмблемага охшаш “бизәк” төшергән.



Җырчы Чәчкәнең быел августта 2 яшен тутырачак кызы Веснаның инстаграмда үз аккаунты барлыгын белә идегезме? Весна Ирековна, дип табып була үзен. Бүген Веснаның фото-видеоларын меңләгән кеше күзәтеп бара. “Менә шулай тәмле ул икмәк, кочаклап ашаганда. Тешләрем кычыттырып, авырттырып чыгалар. Менә шул ипинен кибән башын кимерәм дә, рәхәт”,– дип “язган” Весна бер фотосы астына.



Спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Алия Мостафина кабат зур спортка әйләнеп кайтты. 23 яшьлек татар спортчысы күптән түгел Казанда спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатында катнашты. 2016 елның ноябрендә Алия бобслейчы Алексей Зайцевтан 2017 елның июнендә кыз бала тапты. “Кызым Алиса мин ярышларда вакытта әни белән кала”, – дип аңлатты Алия.



“Үземә дә иртә белән чәч үрдерергә ошамый иде. Ә сезнең кызларыгыз ничек?” – дип язган аккаунтына җырчы Гүзәл Уразова. Җырчыны аңларга була, фотода кызы Камиләнең кәефе бер дә шәптән түгел кебек. “Камиләнең чәчен үргәндә үземнең балачакны искә төшерәм”, – ди әни кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев