Логотип Журнал Сабантуй
ЗТК

Беренче тур нәтиҗәләре

«Зирәкләр һәм тапкырлар» клубы яңа уку елында үз эшен башлап җибәрде.

Сәлам, дуслар! «Зирәкләр һәм тапкырлар» клубы яңа уку елында үз эшен башлап җибәрде. Ләкин әлегә, дөресен әйтим, бәйгедә катнашучылар бик аз. Журналыбыз укучыларга соң барып җитүен исәпкә алып, турга нәтиҗә ясауны бер айга кичектерергә булдык. Әйтик, сентябрь санында чыккан сорауларга җавапларны октябрьнең 20сенә кадәр кабул иттек. Ә икенче турга нәтиҗәне ноябрь ахырында ясарбыз.

Шулай итеп, беренче тур җаваплары һәм җиңүчеләре белән таныштырам.

Беренче биремгә дөрес җавап мондый: бишенче стакандагы суны икенче стаканга бушатырга кирәк.

Икенче биремне бу рәвешле чишәргә кирәк иде:

 

Өченче бирем иң авыры булган. Саннар эзлеклелеге түбәндәгечә:

Димәк, сорау билгеләре урынында 7, 12, 14 саннары булырга тиеш.

Инде җиңүчеләргә күчик. Беренче турда Саба районы кызлары – Мичән төп мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Язгөл Яруллина һәм Югары Симет урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Зәйнәп Имамиева өчәр балл туплады. Афәрин, кызлар! Алга таба да уңышлар телим!

Дуслар, бу зирәк һәм тапкыр кызларга сез дә кушылыгыз!

Хатлар көтеп, Фәнсөяр Гыйлембаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев