Логотип Журнал Сабантуй
ЗТК

IV тур җиңүчеләре

IV тур биремнәренең дөрес җаваплары һәм җиңүчеләр исемлеге.

Сәлам, дуслар! 2020 нче ел ахырына якынлашып бара, ә «Зирәкләр һәм тапкырлар клубы»нда көрәшнең иң кызган мәле. Яңа елны каршыларга әзерләнгәндә минем биремнәр турында да онытмавыгыз өчен зур рәхмәт! Инде бу турның дөрес җаваплары һәм җиңүчеләргә күчәм.

Беренче сорауга дөрес җавап – 4. Бик күпләр сернең нәрсәдә булуына төшенә алган, афәрин! Монда саннар эчендәге түгәрәкләрне исәпләргә кирәк иде.

Икенче биремдә хәрефләр рәтен дәвам итүне сораган идем. Булдыргансыз, чыннан да, дөрес җавап – Х хәрефе. Рәттәге ике хәреф арасында төшеп калган хәрефләр саны бергә артып бара.

Ә менә өченче сорау катлаулырак булган. Әлеге мәсьәләне ике ысул белән чишәргә мөмкин иде.

Беренче ысул. 4 минутлык сәгатьтә ком агып беткәч, аны әйләндерәбез. 7 минутлыкта ком агып беткәндә 4 минутлыкта 1 минутлык ком кала. Шушы мизгелдән исәпли башлыйбыз. 4 минутлык сәгатьне тагын 2 тапкыр әйләндерәбез. Барлыгы 9 минут була.

Икенче ысул. Ике сәгатьне дә агарга куябыз. 4 минутлыдагысы агып беткәч, аны кире әйләндерәбез.(4 минут) 7 минутлыдагы ком агып беткәч, анысын кире әйләндерәбез. Бу вакытта 4 мин сәгатьтә 1 минутлык ком кала.(7 минут) 4 минутлыдагы ком агып беткәч, 7 минутлыкны кире әйләндерәбез, анда ком 1 минутлык калган була (8 минут). 7 минутлыдагы ком агып беткәч, 9 минут була.

Бу ысулларның икесен дә күрсәтеп, барлык сорауларга да дөрес җавап биргән Саба районы Мичән төп мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Язгөл Яруллинага Яңа ел бүләге ясарга – өстәмә 1 балл бирергә булдым. Шулай итеп, бу турда Язгөл 7 балл туплый. Илнур Габдуллин (каян булуын язарга оныткан), Минзәлә шәһәренең 1нче урта мәктәбе укучысы Илназ Фаррахов, Саба районы Югары Симет урта мәктәбе укучысы Нәфисә Имамиева, Азнакай районы Җиңү бистәсе мәктәбенең “Кызыклы грамматика” түгәрәге әгъзалары, Мамадыш районы Яңа Комазан авылыннан Диләрә, Искәндәр, Әминә Зиннуровлар 6 шар балл җыйды. Бик тырышсам да, Башкортостанның Кушнарен районы Калтай авылыннан Зифа Нуриева, Арча районы Субаш-Аты башлангыч мәктәбе укучылары һәм Бураково урта мәктәбенең Көек авылындагы филиалы укычысы Рияз Садретдиновның ком сәгате турындагы сорауга җавапларын аңлый алмадым. Шуңа күрә аларга – 3 әр балл. Кукмара районы Березняк мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары бу турда 2 балл туплады.

Дуслар, барыгызны да тәбриклим! Яңа елның сезгә тагын да күбрәк җиңүләр алып килүен телим! Инде 2021 елда сездән хатлар көтеп калам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев