Ничек күрә?

Сәлам, дуслар! Шырпыны су астында кабызып буламы, дип сораган идем. Минем дустым Рүзәл бик тә кызыклы җавап язган. Афәрин! Мин исә шырпыны су астында кабызуның тагын бер юлын тәкъдим итәм: шырпыны су асты көймәсендә кабызырга кирәк.
Бүгенге соравыма күчик. Бер ир-ат зур йөк машинасы руле артында юл буйлап бара икән. Автомобильнең фаралары кабынмаган. Күктә ай да юк. Машина каршыннан бер хатын юл аркылы чыга башлый. Автомобиль йөртүче аны ничек күреп ала?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.