Логотип Журнал Сабантуй
ЗТК

V тур җиңүчеләре

ЗТКның чираттагы туры нәтиҗәләрен чыгарыр вакыт җитте.

Сәлам, дуслар! Менә тагын бер ай вакыт үтте. Димәк, ЗТКның чираттагы туры нәтиҗәләрен чыгарыр вакыт җитте. Бу юлы журнал сезгә гадәттәгедән соңрак барып иреште. Биремнәрне чишәргә вакытыгыз аз булды. Шулай да, сез бик җитез икән! Өлгердегез, булдырдыгыз!

Гадәттәгечә, иң элек дөрес җаваплардан башлыйм.

Беренче бирем. Хәзер апасына 13 яшь, ә ике ел элек аңа 11 яшь булган. Димәк, сеңлесе ул чакта 4 яшьтә була, ә хәзер аңа 6 яшь. 9 яшь 3 елдан соң тулачак.

Икенче биремнең дөрес җавабы – рәсемдә.

Өченче бирем. Сыйныфтагы балаларның бер рәткә ничек тезелүе буенча схематик рәсем ясап карасагыз, сыйныфта 23 бала булуын бик җиңел аңлар идегез. Күпләр шулай эшләгән дә! Афәрин!

Инде җиңүчеләр исемлегенә күчәм. Дуслар, үпкәләштән булмасын, чишелеш тәртибен күрсәтмәүчеләргә балл куймадым. Бу бигрәк тә икенче биремгә кагыла. Зифа Нуриева, бу турда сиңа аеруча сокланам! Һәр биремне ничек чишәргә кирәклеген бәйнә-бәйнә язгансың! Шулай дәвам ит!

6 балл җыючылар: Арча районы Субаш-Аты башлангыч мәктәбе, Башкортостанның Кушнаренко районы Калтай авылыннан Зифа Нуриева, Саба районы Югары Симет урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Нәфисә Имамиева, Азнакай районы Җиңү бистәсе мәктәбенең “Кызыклы грамматика” түгәрәге әгъзалары, Саба районы Мичән төп мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Язгөл Яруллина, 9 яшьлек Нәзилә Гәрәева (каян булуын язарга оныткан).  

Кукмара районы Березняк мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары, Тубэн Шытсудан 3 сыйныф укучысы Камилә Камалова һәм Эльвира Зәйнуллина (каян булуын, ничәнче сыйныфта укуын шулай ук язмаган) – 3 әр балл җыйдылар.

Котлыйм, дуслар! Сездән хатлар көтеп калам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев