ЗТК: әфлисуннар җитәме?

Сәлам, дуслар! Кичәге сорау бик авыр булды, ахры – дөрес җавап бирүче табылмады. Биремне ике ысул белән чишәргә була иде. Беренчесендә кушылучыларга алдагы тигезлекнең суммасын кушарга кирәк. Ул очракта, җавап мондый була:
1 + 4 = 5
5 + 2 + 5 = 12
12 + 3 + 6 = 21
21 + 8 + 11 = 40
Икенче ысул башка төрлерәк. Анысында икенче кушылучыны беренче кушылучыга тапкырлау сорала. Димәк, чишелеш мондый була.
1 + (4 × 1) = 5
2 + (5 × 2) = 12
3 + (6 × 3) = 21
8 + (8 × 11) = 96
Бүген биремнең җиңелрәген сайладым. Монысына күпләрегез җавап бирә алыр дип уйлыйм. Дөрес җавапны, гадәттәгечә, иртәгә әйтермен.
Бирем: Ике әти һәм ике ул өч әфлисун тапкан. Үзара бүлешкәч, һәркайсына берәр әфлисун тигән. Мондый хәл булырга мөмкинме?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Лиана Әмирханова шигырьләре "Үстерә торган китап"тан шигырьләр
-
Китап уку – файдалы Көн саен 10 бит китап укыгыз.
-
Мәктәптә тәрбия һәм белем бирү процессында Роберт Миңнуллин иҗатының роле Укытучылар өчен семинfh