Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Энә булмаса...

Берәр кием ертылса яки төймә төшсә, тиз генә энә ярдәмендә төймәне дә тагып куясың, ертылган җиргә ямау да саласың. Энә булмаса нишләр идек?

 

Берәр кием ертылса яки төймә төшсә, тиз генә энә ярдәмендә төймәне дә тагып куясың, ертылган җиргә ямау да саласың. Энә булмаса нишләр идек? Моннан бик күп гасырлар элек кешеләр төймә тагу өчен корыч яки бронза таякчык кулланганнар. Кайберләре энә урынына хәттә агач, сөяк файдаланганнар. Ул чакта төймә тагу бик мәшәкатьле авыр эш булып саналган.

Бары тик XV гасыр башларында гына беренче энәләр барлыкка килгән. Аны кем уйлап чыгарганлыгы әлегә кадәр төгәл билгеле түгел. Тик кайбер галимнәр аны Париждагы тимерчыбык ясаучы Туранжо атлы кеше уйлап тапкан дип фаразлый.

XV гасыр урталарында  энә кыйммәтле әйберләрдән саналган. Француз  короле  Людовик XI  кызына бирелгән бүләкләр арасында берничә энә дә була. Франциядән энәләрне Англиягә, Германиягә, Россиягә дә җибәрәләр. Ә XVIII гасырда энәләрне күпләп ясый башлыйлар. Бүгенге көндә шкафның бер читендә генә ятучы энә, кайчандыр бик тә мөһим әйбер булып саналган. Аксөякләр аларны махсус алтын һәм көмештән эшләткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев