Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Такылдык кош

Паспорт Кушаматы: Голубчик Фәнни атамасы: дулкынлы тутый кош Классы: кошлар

Тутый кош яшәгән өйдә һава температурасы 20 ºС тирәсе җылы булырга тиеш. Кошның читлеген җылыткыч, телевизор, микродулкынлы мич янына куярга ярамый. 

 

Тутый кошка күңелсез булмасын өчен, читлеккә төрле уенчыклар, көзге урнаштырырга мөмкин.

 

Бу кош тәүлеккә 10 сәгать чамасы йоклый. Төнгә читлекне томалап куярга онытмагыз. 

 

Тутый кош тары, солы ярмаларын, киндер орлыгын, кәбестә, кишер, чөгендерне яратып ашый. Ә менә шоколад, авокадо, кофе кебек ризыклар кош өчен агулы.

 

Тутый кошның бу төрен сөйләшергә өйрәтеп була. Моның өчен аның белән даими шөгыльләнергә генә кирәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев