Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Белем – зирәклек чыганагы» халыкара семинарында катнаштык

28 октябрьдә Казан шәһәренең Совет районындагы 181нче күппрофильле мәктәптә укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен «Белем – зирәклек чыганагы» дип исемләнгән халыкара семинар узды.

Чараны «Зыялы ханымнар төркеме», «Татар гаиләсе фонды», «Тереме мин төркеме», «Нур» ассоциациясе һәм авыру балалар белән эшләүче «Неформат» оешмасы берлектә оештырды.
Катнашучыларны 181 нче мәктәп укучылары сәламләде. Алар үзләренең сәләтләрен күсәтеп,  матур чыгышлары белән кунакларны сөендерде. Алга таба мөгаллимнәр 181нче мәктәптә урнашкан күренекле галим Мирфатыйх Зәкиев музее белән танышты. Укучылар музей буйлап дүрт телдә экскурсияләр үткәрә. Биредә филолог-галимнең шәхси экспонатларын күрергә, аның балачагы, тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән танышырга мөмкин.
ТАССРның 100 еллыгына багышлап әзерләнгән «Чал тарихлы Казан» күргәзмәсендә дә укучылар кунакларны шәһәребезнең бай тарихы белән таныштырды.
Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, филология фәннәре кандидаты, тел белгече һәм дәреслекләр авторы Николай Валентин улы Максимовның рус телле балаларга татар телен өйрәтүгә багышланган ачык дәресе кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты.
181нче күппрофильле мәктәптә 2000нән артык укучы белем ала. Николай Максимов татар телен укытуда төрле алымнар кулланып, балаларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли. Нәтиҗәләре дә куандырырлык. «Мин бәхетле» темасына багышланган ачык дәрестә моңа тагын бер кат инандык. Сөйләм калыпларына нигезләнгән махсус технология ярдәмендә укучылар татарча аралашырга өйрәнә, үз фикерләрен белдерә.
Семинарда «Сабантуй» журналы баш мөхәрриренең урынбасары Руфия Мөхетдинова да катнашты. Ул мөгаллимнәрне сәламләп, тел өйрәнүдә татар басма матбугатының әһәмияте турында сөйләде.Чыннан да, татар теле укытучыларының да, балалар өчен татар телендә нәшер ителүче басмалар вәкилләренең дә максатлары уртак: телебезне саклау, балаларны туган телебездә аралашырга өйрәтү, милли мирасыбызны, гореф-гадәтләребезне киләчәк буыннарга җиткерү. Балалар журналларына язылу һәм аларны уку да – туган телебезне саклауның мөһим бер баскычы. Шуңа күрә гаилә белән бергәләп уку традицияләрен кайтару бүген аеруча актуаль.
Мәгариф өлкәсендә 50 елдан артык хезмәт куйган Нурия Шәрипҗанова билгеләп үткәнчә, балаларыбызны һәм оныкларыбызны туган телебезгә өйрәтү алымнары даими яңарып тора. Аларны көндәлек тормышта кулланырга гына кирәк. Әмма уңай нәтиҗәләргә гаилә, мәктәп һәм балалар бакчасы бердәм булып, уртак максатка юнәлгәндә генә ирешергә мөмкин.
Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү – барыбызның да уртак бурычы. Ә бу юлда укытучы, ата-ана һәм татар телендә чыгучы балалар басмаларының бергәләп эшләве аеруча мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев