Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» белән күптәнге дуслар

Казаннан 51 чакрым ераклыкта урнашкан Түбән Аты мәктәбе укучылары белән «Сабантуй» журналы редакциясен күптәнге дуслык бәйли!

Биредә татар матбугаты белән кызыксынучы, иҗатка тартылучы, каләм чарлаучы укучыларыбыз белем ала. Редакциябез оештырган бәйге-марафоннарда да Арча районының Түбән Аты мәктәбе укучылары һәрчак актив катнаша, алдынгы урыннар яулый.

Көзнең матур бер көнендә без шушы дусларыбыз янына юл тоттык. Арча халкына хас кунакчыллык белән каршы алдылар безне: чәкчәк, ипи-тоз белән зурлап сәламләделәр. Югары сыйныф укучылары очрашуга махсус бәйрәм программасы әзерләгән иде.

Бүген 9 нчы сыйныфта белем алучы укучылар да безнең өчен бик кадерле. Аларның күбесе кечкенә чакларыннан ук «Сабантуй»ны алдырып, журналның бер битен дә калдырмыйча укып барган тугры укучыларыбыз бит! Еллар узса да, журнал белән дуслыклары дәвам итә, иҗатка булган кызыксынулары сүрелми.

Укучылар әзерләгән матур чыгышлардан соң иң күңелле мизгелләрнең берсе җитте – бүләкләр тапшыру тантанасы!

Җәен уздырылган «Роберт Миңнуллинны укып үсәбез» марафонында катнашкан һәм җиңү яулаган укучыларыбыз арасында Түбән Аты мәктәбе балалары да бар. Әхмәтвәлиева Азалия, Гарифуллин Раяз, Фәйзрахманов Айзат һәм Шәмсиева Динә дипломнарга һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.

Укытучылар көне уңаеннан оештырылган «Укытучым балачакта» бәйгесендә дә Түбән Аты мәктәбе укучылары аеруча активлык күрсәтте. «Иң җылы хат» номинациясендә Әхмәтвәлиева Азалия укытучысы Шәмсетдинова Фәридә Фәнисовна турындагы ихлас язмасы белән җиңүчеләр исемлегенә керде. Гомумән, бәйгедә иң актив катнашучылар нәкъ менә шушы мәктәп укучылары булды. Алар үзләренә белем биргән һәр укытучы турында кызыклы язмалар әзерләп җибәрделәр. Мөгаллимнәренә булган хөрмәтләрен, рәхмәт хисләрен шулкадәр матур итеп җиткергәннәре өчен балаларга зур рәхмәтебезне белдерәбез! Редакциябез исеменнән мәктәп коллективына Рәхмәт хаты тапшырдык, ә мәктәп китапханәсенә үзебездә нәшер ителгән китаплар бүләк иттек.

Мәктәп директоры Айнур Ахунов сүзләренчә, мәктәп зур булмаса да, биредә балаларга белем генә түгел, тиешле тәрбия дә бирергә әзер тәҗрибәле мөгаллимнәр эшли. Мәктәп коллективы укучылары белән горурлана: алар тырышып укый, дәрестән тыш чараларда актив катнаша, төрле юнәлешләрдә сәләтләрен үстерә.

–  Балаларны кул эшләренә дә, сәнгатькә дә, театрга да, спортка да җәлеп итәргә тырышабыз. Егетләр өчен бадминтон һәм волейбол түгәрәкләре эшли. Бигрәк тә волейболны яраталар, даими ярышларда катнашып, призлы урыннар да алалар. Иҗатка тартылучы балалар «Сабантуй» журналында каләм чарлый. Аларның бәйгеләрдә шулай тырышып катнашуларын күрү безгә дә күңелле, – ди директор.

Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмидуллина Зөлфия Ясәви кызы да балаларны татар матбугаты белән кызыксындыруга, аларны төрле бәйгеләрдә катнашуга җәлеп итүгә зур өлеш кертә. Милли җанлы, туган телебезне һәм татар матбугатын яратучы шундый мөгаллимнәребез булуга сөенәбез! Балалар күңелендә туган телгә, милли басмаларыбызга мәхәббәт уяткан, аларга иҗат итәргә мөмкинлек биргән укытучыларга рәхмәтебез зур!

Түбән Аты мәктәбендәге очрашу күңелләрдә якты хатирәләр калдырды. Безне ихлас каршы алган, матур чыгышлары белән сөендергән, бәйгеләрдә актив катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәткән укучыларга һәм аларның укытучыларына зур рәхмәт!

«Сабантуй» белән дуслык озак еллар дәвам итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев