Әти – безнең төп каһарманыбыз!
Россиядә Әтиләр көне – мәхәббәт һәм рәхмәт хисләре белән тулы үзенчәлекле бәйрәм.
Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче Актанышның икенче урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә әтиләрне игътибарсыз калдырмады.
Безнең 1 «В» сыйныфында да бик истәлекле һәм җылы чара узды – без Әтиләр көнен билгеләп үттек.
Әти кеше – ул гади сүз генә түгел, ул гаиләнең ышанычлы таянычы, йортыбызның «алтын баганасы». Аның киң җилкәләре тормышның төрле сынауларыннан саклый, ә акыллы киңәшләре һәрвакыт дөрес юлны табарга ярдәм итә. Әти янында булганда, без үзебезне һәрчак саклаулы һәм ышанычлы хис итәбез.
Бу көнне безнең класс сәгате чын мәгънәсендә уникаль төс алды, чөнки кунагыбыз укучыбыз Тамерланның әтисе – Ленар Әгләулла улы Хәбибуллин иде. Ул безнең өчен гади кунак кына түгел, ә чын остаз һәм дус булып ачылды.
Балалар аңа үзләрен кызыксындырган иң мөһим сорауларны бирделәр: «Уеннарда җиңелүне ничек лаеклы кабул итәргә һәм дуслар белән мөнәсәбәтләрне бозмаска?», «Хата ясагач, аны танырга курку булса, нишләргә?», «Үзегез бала чакта нинди малай идегез?», «Киләчәктә чын ир-егет булып үсәр өчен безгә нинди киңәшләр бирер идегез?»
Укучыларыбыз Ленар Әгләулла улының һәр сүзен зур игътибар һәм кызыксыну белән тыңладылар. Без аңа үзенең ихласлыгы, ачык күңеллелеге һәм тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашканы өчен чиксез рәхмәтлебез. Аның гаиләсендә һәрвакыт бәхет, иминлек һәм татулык хөкем сөрсен!
Сыйныфта җылылык һәм шатлык мохите хөкем сөрде. Беренче сыйныф укучылары өчен әти – ул гади генә әти түгел, ә чын суперкаһарман, саклаучы һәм иң якын дус. Без әтиләребезгә игътибар бүләк итә алуыбызга һәм аларны никадәр кадерләвебезне күрсәтә алуыбызга бик шат. Кадерле әтиләребез, сезнең ярдәмегез һәм ышанычлы терәгегез өчен зур рәхмәт!
Альбина Борханова,
Актаныштагы икенче урта мәктәпнең
озайтылган көн төркеме тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев