Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Карбызны ничек сайларга?

3 август – карбыз көне

3 август – карбыз көне

 

Ел да кабатлана, ләкин ел саен җавабы онытыла торган сорау бу. Тәмле, баллы карбызны тышыннан гына танып буламы соң?

Карбыз сайлаганда менә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк икән:

- ул уртача зурлыкта, ләкин авыр булмаска тиеш,

- киселгән, ярылган урыннары булмасын,

- кабыгындагы сырлар контраст булсын, кабык каты булса һәм ялтырап торса яхшы,

- карбызның җиргә тиеп торган өлешендәге табы ачык сары яки кызгылт-сары төстә булырга тиеш,

- яхшы карбыз кабыгына сукканда җиңелчә яңгыравык тавыш чыгара,

- аңа уч белән сукканда вибрация тоярга була,

- кысканда җиңелчә шытырдап куя.

 

Карбызны сату урыны да әһәмияткә ия. Ул койма белән әйләндереп алынган һәм өсте каплаулы булырга тиеш. Карбыз махсус киштәләрдә сакланса яхшы. Ә менә юл буенда җирдә ятучы карбызны сатып алмавың хәерле. Ә инде ул өлгергәнлеген күрсәтү өчен кисеп тә куелган икән, бу урыннан тизрәк качарга кирәк.

 

Шунысы да бар: сатучыдан карбызны үстергән оешманың сертификатын һәм карбызның сыйфаты турында таныклык таләп итә аласыз!

 

Ашар алдыннан карбызны сабынлы су белән яхшылап юарга киңәш итәләр. Бер утыруда ашап бетерә алмасагыз, калганын азык-төлек пленкасына төреп, суыткычта саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев