Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Кулчатыр ярдәмендә... кояштан качканнар

21 октябрь – төсле кулчатырлар көне

21 октябрь – төсле кулчатырлар көне

Беренче кулчатыр-зонтиклар XI гасырда Кытайда барлыкка килгән. Императорлар алар ярдәмендә кояш кыздыруыннан качканнар. Соңрак кулчатырлар Мисырда һәм Вавилонда пәйда була. Хезмәтчеләр аларны хуҗалары өстендә теләсә нинди һава торышы вакытында да йөрткән. Беренче кулчатырларның авырлыгы ике килограмм, ә тоткычларының озынлыгы  метр ярымга кадәр җиткән. Ләкин Көнчыгыштан Римга килеп җиткәнче, алар зур үзгәреш кичергән.  Тышкы кыяфәтләре үзгәргән, түгәрәк, овал, хәтта квадрат формалары да барлыкка килгән. Өсләренә бизәкләр төшерелгән, тоткычлары хәтта алтыннан да эшләнә башлаган.

Европа халкы кулчатырны яңгырдан саклану максатыннан бары тик XVIII гасырда гына файдалана башлый. Ә XX  гасырда исә, тәнне кояшта каралту модага кереп китә, кулчатырлар хатын-кыз гардеробыннан юкка чыгып, бары тик яңгырлы көндә генә кулланыла башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев