Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

"Плюс" белән "минус" кайчан барлыкка килгән?

Кызыклы фактлар

Җир йөзендә иң кечкенә шәһәр – Хум. Ул Югославиянең Истрия ярымутравында урнашкан. Шәһәрдә барлыгы 13 йорт бар, анда 25 кеше яши. Хумның бер кибете, ике чиркәве, автобус маршруты, ике урамы, шәраб базы, зираты һәм алты ут баганасы бар. Шәһәр беренче тапкыр 1102 елгы елъязмада телгә алына. Хумга шәһәр статусы XIII гасырда бирелә.

Дөньяда иң кысан шәһәр – Париж. Биредә 1 кв.км.га 32 мең кеше туры килә. Кысанлык буенча икенче урында торучы шәһәр – Токио (16 мең кеше). Өченче урында – Нью-Йорк (1 кв.км.га 13200 кеше туры килә).

Моннан дүрт мең ел элек борынгы Мисырда яшәүчеләр вакытны күләгә ярдәмендә белгәннәр. Кояш сәгатьләре безнең эрага кадәр 700 ел элек барлыкка килгән. Безнең эраның 1 гасырында Римда ком сәгатьләре куллана башлыйлар. IX гасырда вакытны билгеләү өчен бүлемнән ясалган шәмнәрдән файдаланалар. Маятниклы беренче сәгатьләр XIII гасыр урталарында Голландиядә барлыкка килә. Кул сәгатьләрен исә XIII гасырның 90 нчы елларында Швейцариядә ясый башлыйлар.

810 елда гарәп укымышлылары сан системасын эшлиләр, һәм ул бүгенгәчә гамәлдә. Плюс (+) һәм минус (-) билгеләре 1490 елдан кулланыла башлый, ә тигезлек билгесе (=) - 1557 елдан. Чама белән 1500 ел элек Һиндстан математиклары нуль (0) билгесен (берни дә түгел мәгънәсендә) куллана башлау турында тәкъдим ясыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев