Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Сәламәт буласың килсә, елмаеп йөр

7 октябрь – Бөтендөнья елмаю көне

7 октябрь – Бөтендөнья елмаю көне

Яхшы кәеф сәламәт булырга булыша. Моны галимнәр дә дәлилләгән. Елмаеп, көлеп йөрүнең кеше организмына йогынтысын өйрәнүче тулы бер фән бар икән. Ул “геотология” дип атала. Билгеле булганча, көлгәндә безнең организмда бәхет гормоны – эндорфин барлыкка килә. Әлеге гормон авыртуны басарга сәләтле, ди табиблар. Еш көлгән авырулар тизрәк терелә икән.

Статистика буенча, хатын-кызлар ир-атларга караганда ешрак көлә. Сүз уңаеннан, көчле затларның яртысыннан артыгы елмаеп йөргән хатын-кызларны күпкә матуррак, дип саный.

Даими көлү ябыгу өчен дә файдалы икән. Галимнәр фикеренчә, көненә 15 минут рәхәтләнеп көлү атнасына өч тапкыр 30ар минут ясалырга тиешле физик күнегүләргә тиң.

Көлү процессы үпкәләргә дә файдалы. Көлгәндә тын алу активлаша, кан әйләнеше яхшыра, баш миенә кислород күбрәк килә башлый. Димәк, фикер йөртү сәләте дә камилләшә.

Рәхәтләнеп бер көлгәннән соң, канда иммунитет өчен җавап бирә торган күзәнәкләр саны да арта икән. Биш минут кычкырып көлү 30-40 минут ял вакытын алмаштыра ала.

Германиядә клоун-табиблар ассоциациясе бар. Алар кәефне күтәрү һәм көлдерү аша авыр хәлдә булган сабыйларны дәвалый. Көлкетерапия Америкада да кулланыла. Хастаханәләрдә махсус көлү кабинетлары бар. Биредә авырулар комедияләр, юмор осталары чыгышларын карап дәвалана. Еш кына нәкъ менә шул рәвешле дәвалану уңай нәтиҗәләр бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев