Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Көлегез, көлегез!..

Кызлар өчен генә!

(кызлар өчен генә)

Чын күңелдән көлү кәефне яхшырта, сәламәтлекне ныгыта. Моны һәркайсыгыз беләдер. Көлүнең дә төрлесе була икән. Кешенең ни рәвешле көлүенә карап, холкын да ачыкларга була, ди.

Әгәр дә көлгән чакта чәнти бармагың белән ирен кырыена кагылсаң, син игътибар үзәгендә булырга яратасың.

Көлгәндә авызыңны кул белән каплыйсың икән, син бераз оялчанрак, үз-үзеңә ышанмыйсың, каушыйсың. Сиңа киңәш: үз-үзеңә һәрчак тәнкыйть күзеннән карама.

Көлгәндә башыңны артка ташлыйсыңмы? Димәк, син тиз ышанучан, самими, киң күңелле. Кайчак, хисләргә бирелеп, көтелмәгән эшләр майтарып ташлыйсың. Күбрәк акылыңа таянып эш итергә тырыш.

Көлгәндә кулың белән битеңә, я башыңа кагылсаң, син хыялый, фантазер. Бу начар түгел, тик чынга ашмас хыялларга артык күп вакыт һәм көч сарыф итәргә кирәкмәс. Тормышка аек акыл белән карап, күктән җиргә төшәргә вакыт.

Көлгәндә борыныңны җыерасыңмы? Шулай булса, синең хисләрең дә, фикерләрең дә гел үзгәреп тора. Син бик хисле һәм көйсез.

Авызын ачып, кычкырып көлгән кызлар бик хәрәкәтчән, темпераментлы була. Син дә шундыймы? Димәк, әйбәт сөйлисең дә әле, инде тыңларга да өйрән!

Башыңны иеп, акрын гына көләсең икән, син ‒ игелекле, намуслы кыз. Кешеләргә тиз яраклашасың. Синең хәлләрең һәм эшләрең һәрчак контрольдә. Һичкемне үпкәләтмисең, кыерсытмыйсың.

Көлгәндә иягеңне тотасың икән, димәк, син эшне озак  уйлап тормыйча,  тиз генә эшләп ташлыйсың.

Көлгәндә күз кабакларың җыелса, бу синең акылың, үз-үзеңә ышанычың хакында сөйли. Син ‒ бик таләпчән кеше.

Аерым көлү рәвешең юк икән, син ‒ үзенчәлекле шәхес. Һәр эштә, һәр җирдә үз фикереңә генә таянасың. Кеше фикеренә колак та салмыйсың. Бу синең дусларыңа, танышларыңа бик ошап бетмәскә дә мөмкин.

Дуслар! Билгеле, көлүнең тагын башка рәвешләре дә бар әле, ә холыклар алардан да күбркәк. Шуңа күрә бу тестта син үзеңә туры килгән аңлатманы тапмаска да мөмкинсең. Тапсаң да, "Миңа туры килми", ‒  диюең бар. Ул чакта шаяртканбыз дип кабул ит. Көлү турында сүз барганда, шаяру гаеп эш түгел. Килешәсезме?

Ничек кенә булса да, көлеп, елмаеп яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев