Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Саф һава – тәнгә дәва!

Кеше организмы өчен кислородтан мөһимрәк нәрсә юк. Ачык һавада йөрү бик файдалы.

Галимнәр раславынча, кышын саф һавада йөрү җәйгегә караганда да сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Аның сере һава температурасының салкын булуында. Җылы һәм эссе көннәргә караганда, салкында кислород күләме югарырак. Өстәвенә салкын көннәрдә һава тузаннан һәм зарарлы кисәкчәләрдән дә чистара.

Күпләр саф һавада җәяү йөрү аяклар өчен генә файдалы дип уйлый. Аның исә бөтен организмга файдасы бар:

*Умыртка баганасы тукымалары һәм буыннар ныгый;

*Организмнан агулы матдәләр һәм шлаклар куып чыгарыла;

*Җәяү даими йөргән кешеләрнең йөрәкләре яхшы эшли башлый, йөрәк-кан тамырлары авырулары чигенә;

*Артык холестерин чыга;

*Стресстан котылырга ярдәм итә;

*Кандагы шикәр күләме җайга салына һ.б.

Ак төс – иң яхшы психолог та.  Ул агрессияне киметергә сәләтле. Салкында кан әйләнеше, метаболизм яхшырак, организмда бәхет гормоны һәм эндорфиннар бүленеп чыга.

Сәламәтлегегез нык булсын дисәгез, саф һавада күбрәк йөрегез!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев