Кыңгырау чәчәкләр
Әхәт Гаффар
Яшәгән, ди, бер колын. Ул Йолдызкай атлы икән. Ә әнкәсенең исеме Алмачуар булган. Көннәрдән бер көнне Йолдызкайның әнисе Алмачуарның туган көне килеп җиткән. Туган көн җиткәч котларга кирәк бит инде. Ә котлар өчен, бүләк кирәк. Йолдызкай әнкәсен туган көне белән котларга нинди бүләк алып кайтыйм икән дип уйлаган да уйлаган. «Чәчәктән дә яхшысы булмас», — дигән бу, озак кына баш вата торгач. Йолдызкайның әнкәсе бигрәк тә шәмәхә төстәге кыңгырау чәчәкләрен ярата икән. Муенындагы җиз кыңгыравы да шул чәчәккә охшап тора икән. Ул аны матурлык өчен генә түгел, адашканда колынкае шул кыңгырау тавышына килсен дип йөрткән. Шулай итеп, Йолдызкай әнкәсенең туган көненә бүләккә кыңгырау чәчәкләр җыярга киткән. Кыңгырау чәчәкләр болында үскән. Ә болын елганың аргы ягында, ди. Әллә кайдагы күперне эзләп йөрмәгән Йолдызкай. Елганы йөзеп кенә чыккан да күп итеп шәмәхә кыңгырау чәчәкләр җыйган. Йолдызкай өенә кайтырга чыккан. Кочагындагы кыңгырау чәчәкләре ул атлаган көйгә чең дә чең, зең дә зең, челтер дә челтер килеп барган. Колынкай түзмәгән, чәчәкләр көенә кушылып, үзе дә җырлап җибәргән: Иһа-һа, иһа-һа! Бүген әни туган көн. Әниләрнең туган көне — Чәчәкләр күп булган көн. Кайта торгач, теге елга янына килеп җиткән. Йолдызкайның чәчәкләрне әнисенә тизрәк бүләк итәсе килгән. Шуңа күрә күперне эзләп йөрмәгән, туп-туры йөзеп чыгарга уйлаган. Чәчәкләрне башына куеп, суга кергән дә йөзеп киткән. Йөзә икән, йөзә икән бу... Йөзә торгач арый башлаган. Арый башлагач бата башлаган. Бата башлагач кычкыра башлаган. Әмма аны беркем ишетмәгән. Чөнки су буенда беркем булмаган. Дөрес, чәчәкләрне ташласа, ул батмас, җиңелрәк йөзәр иде. Тик ул: «Әнинең туган көненә кыңгырау чәчәкләремне алып кайта алмасам, бик күңелсез булыр инде», — дип уйлаган. Шулчак су буена зәңгәр канатлы Күбәләк килеп чыккан. Ул, гадәтенчә, елганың аргы ягында үскән кыңгырау чәчәкләргә кунып, баллы су эчәргә теләгән. Караса, суда бер кочак кыңгырау чәчәк бәйләме йөзеп бара икән. Күбәләк озак уйлап тормаган, канатларын ки-и-иң иттереп җәйгән дә, чәчәкләрне күтәреп, югары күтәрелгән. Шулай итеп, зәңгәр канатлы Күбәләк шәмәхә кыңгырау чәчәкләрен яр буена чыгарып та куйган. Ә Йолдызкай чәчәкләргә ябышкан икән. Күбәләк кыңгырау чәчәкләр белән бергә колынны да җиргә чыгарып бастырган. — Рәхмәт сиңа, зәңгәр канатлы Күбәләк! Син коткармасаң, бүген минем әнием туган көнсез кала иде бит, — дигән колынкай. Ул бер чәчәкне Күбәләкнең чәченә кыстырган да кушаяклап чабып, өйләренә кайтып киткән. Әнкәсенең туган көненә, зәңгәр канатлы кызын ияртеп, теге Күбәләк тә килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев