ЯҢАЛЫКЛАР
«Пылт» ит!
Заманча һәм үзебезчә! Сәйдәш сине әнә шундый уенчык ясарга өйрәтә. Антистресс та, ди әле! Татарча «тынычландыргыч» буламы инде ул? Ничек аталса аталсын, иң мөһиме «пылт» итсен!
Кирәк булачак:
Төрле төстәге ике шар
Кайчы
Су
Эш тәртибе:
Кайчы ярдәмендә бер шарда кечкенә озынча түгәрәк рәвешендә тишекләр кис.
Шушы шар эченә икенчесен керт (моны кайчы яки карандаш ярдәмендә эшләү уңайлы булачак).
Шар эченә су сал. Ике шарның да башларын берләштереп бәйләп куй.
Хәзер рәхәтләнеп «пылт» иттерергә дә була!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев