Казанның «Адымнар» татар, рус, инглиз телләрен тирәнтен өйрәнү полилингваль мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары Ассэль Сәләхова һәм Рәминә Хәмидуллина Мәскәүдән «Гран-при» ияләре булып кайттылар. Алар «Талантлар җире» дип аталган Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр конкурсының гала-концертында дуэт-җыр белән катнаштылар.