Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Безнекеләр сынатмый

Казанның «Адымнар» татар, рус, инглиз телләрен тирәнтен өйрәнү полилингваль мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары Ассэль Сәләхова һәм Рәминә Хәмидуллина Мәскәүдән «Гран-при» ияләре булып кайттылар. Алар «Талантлар җире» дип аталган Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр конкурсының гала-концертында дуэт-җыр белән катнаштылар.

Казанның «Адымнар» татар, рус, инглиз телләрен тирәнтен өйрәнү полилингваль мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары Ассэль Сәләхова һәм Рәминә Хәмидуллина Мәскәүдән «Гран-при» ияләре булып кайттылар. Алар «Талантлар җире» дип аталган Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр конкурсының гала-концертында дуэт-җыр белән катнаштылар. Чистай гимназиясенең 6 сыйныф укучысы Катерина Баранова да җырлап лауреат булды.

Әлеге конкурсның региональ этабы июль аенда Казанның Юдино бистәсендәге Тимерьюлчылар мәдәният йортында үткән иде. Дәрәҗәле жюрины Татарстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Әнвәр Шәрәфиев җитәкләде, аның составында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, композитор Риф Гатауллин һәм яшь актер Ранэль Богдановлар бар иде. Ранэль Мәскәүдәге чарада да катнашты һәм чыгыш ясады.

Конкурсның быелгысы «Космонавтикага – 60 ел!» девизы белән узса, киләсе елга ул СССРга 100 ел тулуга багышланачак, ди чараны оештыручылар.

 

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев