Җәй турында шигырьләр
Җәй - табигатьнең иң рәхәт ел фасылы. Килешәсезме?
Кояш та, без дә эштә
Йолдыз
Җәй — ял чоры, диләр дә бит,
Юк, түгел лә ул алай.
Моны белә авылдагы
Һәрбер кыз, һәрбер малай.
Каникулларга чыкмый бит
Авылның бар эшләре.
Бер көн елны туйдырганда,
Артмый ул кул көчләре.
Җәен әле тагын да ул
Эш күбәя авылда.
Шуңа без дә булышабыз
Каникулда чагында.
Җәй бит ул — кызу эш чоры.
Яңгырый хезмәт җыры.
Көтә печәнле болыннар,
Көтә чөгендер кыры.
Кояш әнә эшкә чыга,
Сызылуга алсу таң.
Калышырга уйламыйбыз
Без дә җәйге кояштан —
Һәркөн иртәдән кичкә
Кояш та, без дә эштә.
Җәйге болында
Шәүкәт Галиев
Кызыл, сары, зәңгәр, күк…
Бик күп төрле чәчәкләр
Сабантуйга җыелган.
Яңгыр үтте, җил тынды,
Күр салават күперен –
Бар да шуннан коелган:
Кызыл, сары, зәңгәр, күк…
Иң күңелле чак
Бари Рәхмәт
Җәйне көтәбез
Кайчан җитә, дип.
Җиткәч куркабыз
Үтеп китә, дип.
Җәй үзе шуны
Сизгән шикелле
Кыскарта төнне,
Озайта көнне.
Кояш соң бата,
Төннән таң ата;
Айга эш тә юк.
Ял итеп ята.
Кояшка эш күп:
Ул таңнан тора.
Иген уңдыра,
Безне кыздыра.
Безгә миләшләр,
Җиләкләр пешерә,
Яхшылык кына
Эшли кешегә.
Яңгыр, яу!
Резеда Вәлиева
Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу
Көмеш кадак, ука бау...
Яу син, яу, килеп кенә,
Тыпырдап биеп кенә;
Чамасын белеп кенә,
Җиргә ямь биреп кенә.
Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу.
Көмеш кадак, ука бау!
Яу син, яу көмеш булып,
Безгә гөлҗимеш булып,
Зәңгәр чәчәкләр булып,
Ал-кызыл мәкләр булып.
Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу!
Көмеш кадак, ука бау...
Җиргә татлы дым булсын,
Игеннәр гөрләп уңсын,
Бар дөньяга нур бөркеп,
Туган җир балкып торсын!
Яңгыр, яу!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев