Балалар белән уйныйбыз: яңа 10 өстәл уены

Өстәл уеннары вакытны күңелле уздыру чарасы гына түгел. Алар баланың хәтерен яхшыртырга, вак моториканы үстерергә, санарга, башка уку юнәлешләрен, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнергә ярдәм итә.
Өстәл уеннарын бик борынгы заманнарда ук уйнаганнар. Бүгенге компьютерлар заманынында да алар популярлыгын югалтмый. Кече яшьтәге балалардан алып, олылар өчен каралганнары да бар. Күпләр яратып уйнаган берничә уенга тукталыйк.
1. Ташбакалар чабышы
Һәр уенчы үзенә ташбака сайлый һәм төрле биремнәрне үтәп, финишка барып җитәргә тиеш.

2. Беренче викторина
3 вариант җавабы булган сораулар җыелмасы. Рәсемнәр аша төрле темаларга белем туплана.

3. Кызыклы ферма
«Монополия» уенына охшаган. Уйнаучылар үзләрен тырыш фермерлар ролендә сынап карый ала. Ләкин моның өчен күп көч куярга кирәк. Чөнки бүре белән төлке сагалап кына тора.

4. Песиләр һәм тычканнар
Фишкалары тычкан рәвешендә ясалган, алар эчендә пыяла шар урнашкан. Әз генә ялгыштыңмы, шар төшеп китә һәм фишкага артка атларга кирәк була. Тычканнарга финишка уңышлы барып җитәргә песи дә комачаулый.

5. Яса һәм бел
Уен кыры буенча шакмак ярдәмендә фишкаңны алга алып барырга кирәк. Ләкин моның өчен бер карточка алып, андагы рәсемне ясарга һәм калганнар аны белергә тиеш. Шуннан соң гына фишка алга атлый. Рәсемне таныган уенчы да бер адым күчә.

6. Мин кем?
Уенчылар башларына рәсемле кайма кия. Һәрберсенең максаты – сорауларга җавап биреп, анда нәрсә ясалганын белү.

7. Коридор (Лабиринт)
Лабиринт буйлап йөргәндә, башкаларга каршылык төзергә кирәк. Шул ук вакытта үзең дә беренче булып тозактан котылырга тырышасың.

8. Ай кью твист (IQ Twist)
Бу уен мантыйкка нигезләнгән. Карточкадагы биремнәрне чишеп, бала фикерләү сәләтен, математика ягын, игътибарын яхшырта. Уенда төрле авырлыктагы 100 сорау бар.

9. Маймыллар утравы
Маймылларны тиз генә ашатырга кирәк. Ләкин һәрберсенә төрле азык бирәсе. Бала кайсы маймылга нәрсә ашатырга кирәклеген истә калдырырга тиеш.

10. Алиас
Команда белән уйнала. Үз төркемеңә карточкада ни ясалганын һәм язылганын аңлатырга кирәк. Ләкин сүзне әйтергә ярамый. Уен сүз байлыгын арттыра, уку күнекмәсе булдыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«ТАТМЕДИА» династияләре» күргәзмәсе – Казан университетында Татарстан матбугаты көне уңаеннан, Казан федераль университетында “Татмедиа” династияләре” күргәзмәсе тәкъдим ителде.
-
1945 елгы парад нинди булган? 1945 елның 4 маенда, Берлиндагы немец гарнизоны капитуляциясеннән соң, совет солдатлары һәм офицерлары, матур итеп тезелеп, Бранденбург капкасы һәм Рейхстаг яныннан үтәләр.
-
Җиңүчеләр 1941 елның 22 нче июне... Бу – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Дәһшәтле сугыш 1418 тәүлек дәвам итә. Җиңүгә һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Сугышчыларга балалар да, хәтта хайваннар да ярдәмгә килә!