Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Балалар өчен Эльмира Шәрифуллина шигырьләре

Баллы бавырсакӘтием утын яра,Абыем мичкә яга,Әбием казан аса,Йомыркага гына тугыпӘнием камыр баса.Мин барсына булышам,Өйрәним дип тырышам.Тиз генә, җәһәт кенәКамырдан төш кисәләр,Майга чумгач ул төшлә...

Баллы бавырсак
Әтием утын яра,
Абыем мичкә яга,
Әбием казан аса,
Йомыркага гына тугып
Әнием камыр баса.
Мин барсына булышам,
Өйрәним дип тырышам.
Тиз генә, җәһәт кенә
Камырдан төш кисәләр,
Майга чумгач ул төшләр
Икеләтә үсәләр.
Әмма бу эш нәзберек,
Кылдан йөгергән кебек:
Төшнең онын иләмәсәң,
Майга чыгадыр күбек.
Майдан алып, балга салып
Болгаталар,
Тик – бик сак!
Әнә шулай әзерләнә
Без яраткан бавырсак.
Утынның ваклыгы да,
Оныңның аклыгы да,
Яңа май булуы да,
Камырның уңуы да,
Әһәмиятле монда.
Кыскасы, менә шулай,
Әйтүем булыр кулай:
Һәр зур эшнең уңышы,
Осталыкның торышы –
Вак-төякне җиренә
Җиткерү чагылышы!


Исем туе


Бүген бездә оҗмаһ сые,
Курчагымның исем туе!
Кунак җыйдык күп итеп.
Аякка кидем читек,
Калфак салдым башыма,
Әбием дә каршымда.
Курчагымны матурлап,
Төреп ап-ак җәймәгә
Яткырдым да мендәргә,
Бабаема ым кактым.


Бабам ак түбәтәен,
Тагын бер кат төзәтеп,
Барыгыз да әзерме? –
Дигәнсыман, күзәтеп,
Азан башлады көйләп,
Курчагымның колагына
Изге аятен сөйләп:
“Атың Гөлзәйнәп булсын,
Сине уйнаткан баланың
Күңеленә нур тулсын!
Яратсын Туган җирен,
Туган телен, әнисен,
Әби-бабай, әтисен!
Алар аша нәселгә
Иманлы җаннар иңсен!” –
Диде кулын күтәреп.


Амин! – дидек Һәммәбез,
Җөпләп бабамның сүзен.
Дога балкыткан иде
Һәммәбезнең дә йөзен!


Фото: vk.com/tatarkukla


Әтиле булу кирәк
“Әти” дигән тәмле сүзне
Туктаусыз әйтер өчен,
Йөрәкләрнең, беләкләрнең
Арттыру өчен көчен
Әтиле булу кирәк!
Әтиле булу кирәк,
Әтиле булу – терәк.
Әтиле малай-кызларның
Һәрвакыт көчле беләк!
Һәрвакыт көчле беләк,
Әтиле булу – бүләк.
Дус-ишләрең арасында
Бу – мин! – дип, тибә йөрәк!
Бу – мин! - дип, тибә йөрәк,
Бездә Һаман бер теләк:
Әтиле булу кирәк,
Әтиле булу кирәк!
Фото: pixabay.com


Эһ-һем, диде әтием...


Сигезенче март җитә,
Гүя имтихан көтә.
Бүләк кирәк әнигә,
Бүләк кирәк әбигә.


Сатып алдым чәчәкләр,
Әти биргән акчага.
-Каян? – диде әнием,
Серне әйтми юк чара.


- А-лай! – диде әнием,
- Эһ-һем, - диде әтием.
- Ай-һай, җиңел котыласыз, -
Диеп куйды әбием.


Шунда белдем, әнигә
Безнең тәмле сүз кирәк.
Яхшы уку, ярату –
Шулар аңа зур бүләк!




Җил-яңгыр тигермичә
Яңгыр яуса, җил иссә,
“Корт-корт” диеп, юмалап,
Чебиләрен җыя да
Утыра тавык томалап.
Канатларын кабарткан,
Нәкъ шалаш күк ерактан.
Шундый үткен карашы,
Чык үткәрми “шалашы”.
Чебиләрнең чыкканын
Торган чагында көтеп,
Әбиемнең сүзләре
Искә төште келт итеп.
“Җил-яңгыр тигермичә,
Үстерә әниләрең.
Ашаганың бал да май,
Ефәк өскә кигәнең...”
Дөрес ансы,
Ипигә
Ак май белән май ягам.
Ә җил-яңгыр турында
Тыңлыйм да уйга калам.
Әниемнең зонтигын
Әйтә микән әбием?
Аны җил тигерми дип,
Уйлый микән әбием?
...Чебиләрне керттем дә
Яптым тавык кетәген.
Җилләр уйный күтәреп,
Ефәк күлмәк итәгем.
Аякларым чыланды
Кыйгач яуган яңгырдан.
Әни булса,
Йолар иде
Бу газапның барыннан!..
Елмайдылар күзләрем
Үзләреннән үзләре –
Исбатладым түгелме соң,
Әбиемнең сүзләрен?!


Өйдә яшәүче эт монологы


Башка этләр кебек минем
Чабып уйныйсым килә.
Иркен далаларга чыгып
Җилдәй дулыйсым килә.


Ә мин - чылбырда,
Ә мин – болдырда.
Башка этләр кебек минем
“У-у” лап өрәсем килә.


Куян куып биек тауга
Йөгереп менәсем килә, -
Ә мин - чылбырда,
Ә мин – болдырда.


Өйгә бикләмәгез безне,
Таш почмак безгә кысан.
Бәхетле эт булыр идем,
Иректә йөреп торсам,
Ә мин – чылбырда,
Ә мин – болдырда...


Фото: pixabay.com


КИТАП НУРЫ
Китап калынмы, юкамы –
Сүзе энҗедәй булсын!
Китап сүзе сеңгән күңел
Рәхмәти нурга тулсын!
Гыйлем нуры – якты кояш,
Китап эче – затлы сый.
Гомер буе укы китап,
Гомер буе гыйлем җый!
Рәхмәт, мәктәбем
Йолызларны йолдыз диеп,
Таныткан өчен,
Безне белемле итим дип,
Кайгырткан өчен;
Хезмәт белән көн күрергә
Өйрәткән өчен,
Туган җиргә сөю хисе
Көйрәткән өчен;
Бата башласак, кул сузып,
Булышкан өчен,
Күңелгә - моң, күзләргә – нур
Тулышкан өчен;
Кирәк җирдә үтемле итеп
Орышкан өчен,
ДаҺи бала үстерик дип,
Тырышкан өчен –
Рәхмәт сезгә, мөгаллимнәр,
Туган мәктәбем!
Сезнең кочакта татыдык
Киләчәк ямен.
Фото: pixabay.com


НУРСОЛТАН


Идегәй батыр нәселеннән
Килә аның тамырлары.
Каһарман шәҗәрәсенең
Нурсолтан – бер тармагы.


Нурсолтан затлы, зыялы
Нурсолтан – нур солтаны.
Олуг нәсел дәвамчысы,
Төрки-татарлар даны!


Өч ханның зирәк бикәсе,
Ике ханның әнисе*.
Хаҗия, оста дипломат,
Исемгә тиң җисмисе**.


Сөембикә сеңлесеннән
Нәкъ йөз яшькә өлкән ул.
Шөһрәтле дә үткән юлы,
Хәсрәте дә булган мул.


Нурсолтан затлы, зыялы
Нурсолтан – нур солтаны.
Олуг нәсел дәвамчысы,
Төрки-татарлар даны!
-----------------------------


*Өч ханның, Казан ханнары: Хәлил белән Ибраһимның, Кырым ханы Миңлегәрәйнең хатыны;Казан ханнары: Мөхәммәтәмин белән Габделлатыйфның әнисе.
* *Җисемгә (бу очракта исемгә) мөнәсәбәтле зурлык.





Каен агачына мәдхия
Төпләрендә тәгәрәшеп
Үсә каен җиләге.
Гөмбәсе дисәң, гөмбәсе,
Чыга тузның кирәге.
Каен себеркесе – пиннек,
Чабынасың - тирләтә.
Яшь яфрагын төнәтсәң,
Сулышларны киңәйтә.
Суы шифа, бөреләре –
Чирнең гомерен кыскарта.
Янып беткәч күмере дә
Суыбызны чистарта.
Әй каеным,каенкаем,
Ефәк күлмәк, ак гәүдә.
Син биргән кадәр сихәтне
Бирә алмый берәү дә!

Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА
"Сабантуй" журналы архивыннан
2013 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев