Казан укучылары Абдулла Алишны искә алды
Бүген Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 гимназиясендә шагыйрь, язучы һәм әкиятче Абдулла Алишның туган көне уңаеннан тантаналы митинг узды. Чарада Алиш премиясе лауреатлары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары катнашты.
– Гимназия Абдулла Алиш исемен йөртә. Шуңа күрә ел да, язучының бюсты янында, аның туган көнендә тантаналы линейка үткәрәбез, Алишны искә алабыз. Алишны, җәлилчеләрне онытырга хакыбыз юк! Алар илебезнең тынычлыгы өчен яшь гомерләрен куйган.
Язучының туган көненә кадәр 12 сентябрьдә әле 1 сыйныф укучыларын гимназистлыкка яки Алиш варислары сафларына да кабул иттек, – дип сөйләде гимназия директоры Рәхимә Арсланова.
Тантаналы митинг биюләр, шигырьләр һәм Алиш һәйкәленә чәчәкләр кую белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев