Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Балалар өчен җәй турында шигырьләр

Тәмле җәйШәүкәт ГалиевАланнарда — җиләк исе,Басуларда — иген исе,Җәйләүләрдә — сөт исе...Тагын аллы-гөлле чәчәк,Кайнар кояш өстисе —Шушы булыр җәй төсе! Фото: pixabay.comИң күңелле чакБари РәхмәтҖәйне...

Тәмле җәй


Шәүкәт Галиев


Аланнарда — җиләк исе,
Басуларда — иген исе,
Җәйләүләрдә — сөт исе...


Тагын аллы-гөлле чәчәк,
Кайнар кояш өстисе —
Шушы булыр җәй төсе!


Фото: pixabay.com


Иң күңелле чак


Бари Рәхмәт


Җәйне көтәбез
Кайчан җитә, дип.
Җиткәч куркабыз
Үтеп китә, дип.


Җәй үзе шуны
Сизгән шикелле
Кыскарта төнне,
Озайта көнне.


Кояш соң бата,
Төннән таң ата;
Айга эш тә юк.
Ял итеп ята.


Кояшка эш күп:
Ул таңнан тора.
Иген уңдыра,
Безне кыздыра.


Безгә миләшләр,
Җиләкләр пешерә,
Яхшылык кына
Эшли кешегә.




Фото: pixabay.com

Яңгыр, яу !


Резеда Вәлиева


Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу
Көмеш кадак, ука бау...
Яу син, яу, килеп кенә,
Тыпырдап биеп кенә;
Чамасын белеп кенә,
Җиргә ямь биреп кенә.


Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу.
Көмеш кадак, ука бау!
Яу син, яу көмеш булып,
Безгә гөлҗимеш булып,
Зәңгәр чәчәкләр булып,
Ал-кызыл мәкләр булып.


Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу!
Көмеш кадак, ука бау...
Җиргә татлы дым булсын,
Игеннәр гөрләп уңсын,
Бар дөньяга нур бөркеп,
Туган җир балкып торсын!
Яңгыр, яу!




shigriyat.ru сайтыннан тупланды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев