Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Бәхетемнең иң зурысы - горур халкым, Ватаным бар - Татарстан!

Кеше өчен әти-әни, Ватан, туган ил, туган җир, туган авыл кебек кадерле дә, газиз дә булган төшенчәләр бар. Без алар турында еш уйланабызмы? Алар турында күңелебезгә матур хатирәләр, истәлекләр салып...

Кеше өчен әти-әни, Ватан, туган ил, туган җир, туган авыл кебек кадерле дә, газиз дә булган төшенчәләр бар. Без алар турында еш уйланабызмы? Алар турында күңелебезгә матур хатирәләр, истәлекләр салып барабызмы? Хәер, янәшәбездә әти-әниебез булганда, туган илебездә, туган авылыбызда яшәгәндә без аларның кадерен белеп, гүзәл табигатенең матурлыгын күреп, газизлеген тоеп бетермибездер бәлки. Бераз соңрак, туган авылдан читкә киткәч, ата-ана нигезеннән аерылгач кына искә төшә шул ул кайчакта...
Шунысы сөендерә, укучыларыбыз безнең андый түгел. Шунда туып, шунда яшәгәндә үк туган якларының, туган авылларының матурлыгына, табигатенең гүзәллегенә мәдхия җырлый, соклануларыннан шигырьләр, җырлар, картиналар туа...


Туган ягым


Туып-үскән җирем минем
Гүзәл Питрәч ягында.
Табигате сокланырлык,
Үшнә ага якында.
Язга чыккач кырлары
Тургай моңына күмелә.
Көзен алтын бодай кыры
Ераклардан күренә.
Авылым халкы күпмилләтле,
Бәхет аларга килсен.
Бер-беребезне хөрмәт итеп,
Тату яшәргә язсын.
Әлфинә Хафизова,
Питрәч, Ленино-Кокушкино


Шуңа яратам!


Татарстан – туган илем,
Куанып ата таңы.
Сарман ягы – торган җирем,
Яратам шуңа аны.
Киң болыннар каршы алыр,
Кайтсам туган җиремә.
Чут-чут итеп кошлар сайрар,
Дәрт өстәп күңелемә.
Ралия ИБРАҺИМОВА,
Сарман, Петров заводы мәктәбе



Чатыр тау


Азнакайның “визит карточкасы” –
Мәгърур басып тора Чатыр тау.
Биеклеге, бөеклеге белән
Дан казанган безнең “бакыр тау”.
Тезелгәннәр монда, рәт-рәт булып,
Зифа каен һәм дә имәне.
Язлар җитсә, тагын чәчәк ата
Тау юасы, урман җиләге.
Кылганнарга бик бай тау итәге,
Чәчәкләрнең үсә төрлесе.
Бал кортлары, шөпшә, күбәләкләр
Килеп куна шунда һәммәсе.
Нәсим СӘЙФУЛЛИН,
Азнакай, 9нчы мәктәп


Аланым


Чишмәләрең шифа суын
Эчсәң, була тәнгә сихәт.
Туган якның матурлыгын
Карап йөрү үзе рәхәт.
Урманы тулы хәзинә:
Гөмбә, җиләкләре үсә.
Сайрап җибәрә кошкайлар,
Кемнең дә килгәнен күрсә.
Күпме еракка китсәң дә,
Истән чыкмый ул туган як.
Гел үзенә чакырып тора:
“Озак йөрмә син, монда кайт!”
Сагындыра, кайчагында
Уфтанып та аласың.
Туып-үскән нигезеңне,
Дусларны сагынасың.
Беркайда юк бу гүзәллек,
Табалмассың чит илдән.
Авыр булса да, түзәрсең –
Аерылма Туган җирдән.
Зәлидә ГАБИДУЛЛИНА,
Балтач, Бөрбаш



Бәхетемнең иң зурысы...


Синдә генә чәчәкләрнең хуш ислесе,
Кошкайларның сайраучысы, күп төрлесе,
Җиләкләрнең, җимешләрнең иң тәмлесе;
Татарстан, гүзәллекнең син өлгесе!
Горур атлап, туган җиргә рәхмәт укыйм,
Канатланып, Ак барстай күккә очам...
Чиксез бәхет – горур халкым, Ватаным бар,
Татарстан! Уйларымда сине кочам...
Динә ХӘЛИУЛЛИНА,
Яңа Чишмә, Тубылгытау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев