Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» журналының август саны чыкты

«Сабантуй» журналының август саны әзер! Тизрәк эчтәлегенә күз салыйк.

Август санының тышлыгын Казан шәһәрендәге «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» күптелле мәгариф комплексы укучылары – бертуган Динә һәм Динар Миннекаевлар бизи. Иҗади һәм актив балалар белән фотокомикс аша якыннан таныша аласыз.

 «Милли ашлар» сәхифәсендә бу юлы мари халкының милли ризыгы – уяча пешерергә өйрәнерсез. Әлеге ризыкның килеп чыгышы турындагы кызыклы риваятьне дә видеодан тыңлый аласыз.

  «Сабантуйлы сәяхәт» сәхифәсендә Балтач районына юл алабыз! Районның иң матур һәм кызыклы урыннары турында 8–9 нчы битләрдә укыгыз.

 Йорт хайваннарын яратасызмы? «Әхлак дәресләре» сәхифәсендә дүрт аяклы дусларны тәрбияләүнең иң мөһим 5 кагыйдәсе белән танышыгыз.

«Каләмдәш» сәхифәсендә укучыларыбыз иҗаты урын алды. Ә «Әдипләребез» битләрендә Айсылу Имамиеваның кызыклы хикәяләрен укый алырсыз.

  Уңыш җыю чоры җитте! Оста куллы Зилә Әхмәтшина белән матур кәрзин ясарга өйрәнегез һәм видеоны карап, үзегез дә эшләп карагыз.

«Күзәтү көндәлеге», «Күңелле тәнәфес», «Спорт белән дус без» сәхифәләрендә кызыклы биремнәр, башваткычлар һәм мавыктыргыч күнегүләр әзерләдек.

«Мәшһүр ватандашлар» рубрикасында рус язучысы һәм драматургы Василий Аксенов турында кызыклы мәгълүмат һәм видеоролик тәкъдим итәбез.

Каникулның соңгы көннәрен «Сабантуй» белән бергә күңелле һәм файдалы үткәрик! Яңа уку елына көч туплыйк, белемнәребезне яңартыйк!

«Сабантуй»ның август саны сезне көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев