Кишер

Витаминга бай яшелчә,
Беләсездер, ул – кишер,
Чи килеш тә ашап була,
Теләсәң, ашта пешер.
Кишер яраткан баланың
Яхшы күрә күзләре,
Ныклы, сәламәт була
Тешләре, сөякләре.
Файдасын беләсез микән
Суы һәм яфрагының?
Кишерле-сөтле төнәтмә
Ютәлне басканлыгын?
Бик күп витаминнарга бай,
Аппетитны да ача,
Еш ашасагыз кишерне,
Китерер сезгә файда!
Фәймә Зәйнуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Кычыткан ашы Быел кычыткан ашы пешердегезме әле?
-
Иң файдалы бөҗәк 20 май – Бөтендөнья бал кортлары көне
-
Матбугат көне белән! 19 май – Татарстан матбугаты көне