Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Коры куаныч

Хәкимҗан Халиков шигыре

Өйләренә җырлый-җырлый

Кайтып кергән Әнисне

"Әллә "бишле" алдыңмы?" - дип

Каршылады әнисе.

 

Әнис көлә: - Миңа бүген

Апа сорау бирмәде!

Бер дәрескә әзерләнми

Килгәнемне белмәде,

Трал-лә-лә, ләл-лә-лә!...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев