Куян икәнен белмәгән куян хакында әкият

Галимҗан Гыйльманов шигыре

 

Куе, кара урманда

Нәни куян яшәгән.

Сыңар чабата табып,

Төбенә мүк түшәгән.

Тишек чабата киеп,

Сәфәр чыгып киткән, ди.

Инеш буенда аны

Кызык хәлләр көткән, ди.

Гөмбә җыеп йөрүче

Бер керпегә тап булган.

Чабатаны ямарлык

Энә генә табылган!

Бераз баргач юлыккан

Төлкебикә каршына.

Этлек эшләп йөри, ди,

Җәнлекләрнең барсына.

Төлкебикә тук булган,

Кызыкмаган азыкка.

Ул бары тик...бары тик

Чабатага кызыккан!

Бик кызганыч булса да

Чабатасы-башмагы,

Шунда ук биргән куян,

Кадерле шул баш ягы...

Ләкин шуны белдергән:

“Минем башмак – бер дигән!

Шуңа күрә алмашка

Берәр нәрсә бир”, - дигән.

Төлкебикә, билгеле,

Алдап-йолдап шомарган.

Яшел чыршы астыннан

Бер барабан чыгарган.

Күп ятудан мүкләнеп

Һәм тишелеп беткән, ди.

Куян, энә-җеп алып,

Тишекләрен теккән, ди.

Аннары җайлап кына

Суккаларга тотынган.

Төлкебикә, куркудан,

Көчкә качып котылган.

Бу тавышка урманнан

Бар җәнлек чыгып чапкан.

Урман бәге аю да

Чатанлап чыккан чаттан.

Аюны күргәч, куян

Куркудан үлмәгән, ди

Чөнки куян булуын

Бөтенләй белмәгән, ди

Үзенчә җырлый-җырлый,

Барабанда уйнаган.

Ямаулы барабанны

Таяк белән кыйнаган...

Шунда аның каршына

Ая килеп баскан, ди.

Нәни генә куянга

Бар күңелен ачкан, ди.

“Урман ул шундый дөнья,

Кемдер куркырга тиеш.

Кемдер качарга тиеш,

Кемдер куарга тиеш...

Синең бу тавышыңа

Бар җәнлек кача, - дигән, -

Ичмасам, бер тукталып,

Мә, җимеш аша”, - дигән...

Зур тау кадәрле аю

Куянның баласына,

Бер кочак җимеш биреп,

Озаткан анасына...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: