Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

КЫШКЫ СЫНАМЫШЛАР

Татар халкы табигатьтәге үзгәрешләргә элек-электән игътибар иткән һәм алдагы көн, ай һәм, хәтта, елда һава торышы нинди булачагын алдан сыный торган булган...

Татар халкы табигатьтәге үзгәрешләргә элек-электән игътибар иткән һәм алдагы көн, ай һәм, хәтта, елда һава торышы нинди булачагын алдан сыный торган булган...

– Болытлар түбәннән килсә, каты суыкны көт.

– Кыш көне болытлар юлланып торса, җәй җылы булыр.

– Кышның төньяк бураннары ашлык җыйганда яңгыр китерер.

– Көн озая башлагач, гыйнвар башында, бәс төшсә, җәй ашлык чәчкәндә чык булыр.

– Гыйнварның унында бәс төшсә, җәй яңгырлы килер.

– Гыйнварның егерме дүртендә булса аяз, бик нәфис килер яз.

– Кыш бәс, томан булса, җәй иген уңа.

– Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр.

– Кыш сыкы булса, җәй алма була.

– Кыш томан булса, җәй юкәдә бал була.

– Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр.

– Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.

– Гыйнвар унында бәс тотса, җәй яңгырлы килә.

– Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.

– Тоз юеш булса, кыш көне җепшек була.

– Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, көн аяза, суыта. Әгәр төтен җиргә ятса, көн җылыта.

– Утын сызгырса, көн суытыр.

– Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев