Мингәр көрәш белән шаккатырды! /ВИДЕО, ФОТО/

"Камерун белән Чад көрәшчеләре мәйданга чакырыла!" Африканың үзендә татар көрәше буенча берәр турнир булса аптырамассың да идең. Тик кара тәнле көрәшчеләр үзебездә Сабантуйда көрәшеп йөриләр бит! Менә тамаша!

Хәер, Саба районы Мингәр авылы Сабантуен соңгы дистә елда шоу-тамаша ясау буенча куып җиткән башка бәйрәм юктыр ул. Ел саен нинди дә булса яңалык кертергә тырыша оештыручылар. Быел исә традицион рәвештә батырларны ачыклаудан баш тартып, Көрәш буенча дөнья кубогына ярышлар уздырдылар. 70 кг, 90 кг һәм 90нан югары булган үлчәү авырлыкларында дөньяның төрле җирләреннән килгән батырлар үзара көч сынашты. Барлыгы егерме илдән 50 дән артык көрәшче җыелган.

Көрәш белән якыннан таныш кешеләр аңлый: татар көрәшен чит илләрдә әле өйрәнеп кенә киләләр. Араларында "ради галочки" гына күз буяп йөрүчеләр юк түгел. "И, монда да Татарстан, Россия егетләре беренчелекне бирмиячәк инде", дип уйлаган идек без дә. Тик җыелма командага җиңү алай җиңел бирелмәде. Швеция көрәшчесе татар көрәшенә генә хас матур алымнарын күрсәтте, Азия милләтләре вәкилләредә үз осталыкларын дәлилләде.
Ничек кенә булмасын, чемпион егетләр – барысы да Россия җыелмасыннан: Азат Нурмөхәммәтов, Булат Мусин һәм Сергей Павлик.

Ринат Нәҗметдинов фотолары
(Фотоларны кулланган очракта чыганагын http://sabantuytatar.ru сылтамасы белән күрсәтүне сорыйбыз)

Мингәр Сабантуеннан башка кызыклы фотолар карарга - бас!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«ТАТМЕДИА» династияләре» күргәзмәсе – Казан университетында Татарстан матбугаты көне уңаеннан, Казан федераль университетында “Татмедиа” династияләре” күргәзмәсе тәкъдим ителде.
-
1945 елгы парад нинди булган? 1945 елның 4 маенда, Берлиндагы немец гарнизоны капитуляциясеннән соң, совет солдатлары һәм офицерлары, матур итеп тезелеп, Бранденбург капкасы һәм Рейхстаг яныннан үтәләр.
-
Җиңүчеләр 1941 елның 22 нче июне... Бу – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Дәһшәтле сугыш 1418 тәүлек дәвам итә. Җиңүгә һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Сугышчыларга балалар да, хәтта хайваннар да ярдәмгә килә!