Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Супер-компьютер

Кешенең баш миендә бер квадриллион байттан артык мәгълүмат саклана! Якынча 26 мең телефон хәтере кадәр бу! Телефонның хәтерен чистартып торырга кирәк. Ә баш миен ничек чистарталар икән?

Баш миен ничек чистартырга?

Кешенең баш мие кирәксез мәгълүматны үзе юкка чыгара. Шул рәвешле, яңа мәгълүматка урын әзерли.

Кайсы мәгълүматның кирәксез булуын ул каян белә?

Безнең баш мие бик хисчән һәм кызыксынучан. Аны гаҗәпләндерсәң, мәгълүматны яхшырак истә калдыра. Хисләргә төрелгән вакыйганы баш мие күп еллар саклый, хиссезен сызып ташлый.

Хәтерне арттырып буламы?

Хәтерне яхшыртырга мөмкин. Моның өчен дөрес тукланырга, күбрәк хәрәкәтләнергә, туйганчы һәм дөрес итеп йокларга кирәк.

Баш мие йоклыймы?

Юк. Ул һәрвакыт эштә. Без йоклаганда баш мие көн буе җыелган мәгълүматны эшкәртә.

Баш миенең авырлыгы күпме?

Уртача 1,5 килограмм.

Баш мие авырта аламы?

Анда авыртуны тоючы рецепторлар юк, шуңа да баш мие авырта алмый.

Ул нәрсә белән «туклана»?

Кеше организмындагы канның һәм кислородның биштән бер өлеше баш миен яшәтүгә тотыла. Биш минут кислородсыз торса, баш мие һәлак була.

Баш мие ничә яшькә кадәр үсә?

Бу хакта төгәл мәгълүмат юк. Галимнәр фикеренчә, баш мие 25-30 яшькә кадәр формалаша. Иң тиз үскән чоры – 2 яшьтән 11 яшькә кадәр. Шуңа күрә бу вакытта күбрәк аралашырга, уңай хисләр кичерергә кирәк.

Компьютер җитезрәкме, баш миеме?

Мәгълүматны күчерүдә дөньядагы иң тиз эшләүче компьютер кешенең баш миеннән 30 тапкырга калыша! Баш мие 1 секунд эчендә эшкәрткән мәгълүматны иң көчле компьютерларның берсе 40 минут эшкәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев