Нәкый Исәнбәт
(1899–1992)
Нәкый Исәнбәт (Әхмәтнәкый Сираҗетдин улы Закиров) 1900 нче елның 10 нчы гыйнварында хәзерге Башкортстан Республикасының Салават районы Малаяз авылында Сираҗетдин мулла гаиләсендә дөньяга килә.
Авылда башлангыч белем алганнан соң, 1910–1917 нче елларда Уфадагы «Хөсәения», аннары Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый. Нәкъ шушы елларда аның шигырьләре «Ак юл» балалар журналында, соңрак «Сөембикә» һәм «Аң» журналларында күпләп басыла.
«Исәнбәт» фамилиясен исә җиденче буын бабасының исеменнән ала. Башта псевдоним буларак кына кулланса, соңрак документларда рәсмиләштерә.
Әдипнең сугыш елларында һәм сугыштан соң ирешкән иҗади уңышлары беренче чиратта драматургия белән бәйле. Язучыга 1940 нчы елда сәхнәгә менгән «Хуҗа Насретдин» комедиясе аеруча зур уңыш китерә. Татар академия театры сәхнәсендә генә дә комедия ике меңнән артык мәртәбә уйнала.
Нәкый Исәнбәт татар халкының рухи мирасын, тел-әдәбият хәзинәләрен, тарихи ядкәрләрен, фольклорын җыю-барлау, гыйльми өйрәнү һәм аларны системага салып, бастырып чыгару өлкәсендә гомере буе армый-талмый эшләгән күренекле галим-энциклопедист та.
Әдип 1992 нче елның 12 нче сентябрендә Казанда вафат була, Яңа бистә зиратына җирләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев