Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

"Нидер башлана" - Сөмбел Гаффарова

(Повестьтан өзек)Суфия исемле кыз Алсу шәһәрдә яши. “Андый шәһәрләр дә буламыни? Нинди соң ул Алсу шәһәр?” – дип сорарсың син. Гаҗәеп шәһәр ул. Анда йортлар да, елга өстенә салынган күпер дә, биек-бие...

(Повестьтан өзек)



Суфия исемле кыз Алсу шәһәрдә яши. “Андый шәһәрләр дә буламыни? Нинди соң ул Алсу шәһәр?” – дип сорарсың син. Гаҗәеп шәһәр ул. Анда йортлар да, елга өстенә салынган күпер дә, биек-биек агачлар да, хәтта нурлы кояш та алсу төстә!
Суфияларга өй эшен өеп бирәләр (син укыган мәктәптә дә шул хәлдер). Әмма Суфия барысына да өлгерә: бик башлы кыз ул. Менә бүген дә өй эшләрен тиз генә эшләп бетерде һәм урамга, сыйныфташы Кәрим янына ашыкты. Чын дусты ул кызның.
– Мин китап алып чыктым, – диде Кәрим. – Әйдә, әнә теге агач төбенә утырыйк та рәхәтләнеп укыйк аны.
– Уф! – диде Суфия, тышлыкка күз салып. – Әкиятләр яратмыйм мин. Беләсең бит инде! – дип, авызын турсайтты. – Судоку башваткычын алып чыгасың калган йә кроссвордлар журналын! Ә син һаман “әкият” тә “әкият” дисең.
Кәрим авыр сулап куйды. Кызның әкиятләр яратмаганын белән иде ул. Техника яңалыклары белән кызыксына, математик мисалларны чикләвекне ярган кебек чишеп бара... Малай фикеренчә, Суфия – бик акыллы, зирәк, ләкин артык җитди кыз. Ә Кәрим – сихри, серле илләр турында хыялланып, дәрестә шелтә алучылардан.
– Минем сиңа Онытылган Хыяллар хәм Хатирәләр урманы турында әкият укыйсым килә, – дип, зур сер ачкандай пышылдады малай. – Беләсеңме, кешеләрнең онытылган хыяллары һәм хатирәләре бер зур сандыкта саклана икән...
– Үтерәсең көлдереп! Сиңа унбер яшь бит инде! Җиде түгел! Онытылган хыяллар, имеш!
– Юк-юк-юк! – диде Кәрим, күзләрен зур ачып. – Көлә күрмә! – Малайның бер кызык үзенчәлеге бар: дулкынланганда яисә гаҗәпләнгәндә аның кашлары күтәрелә һәм... колаклары селкенеп куя.
– Хатирәләр онытыла, җуела инде ул, – диде Суфия, һич тә аптырамыйча. – Баш мие компьютер түгел, анда шулкадәр күп урын юк. – Кыз, гадәтенчә шаярып, Кәримнең күтәрелгән кашларын бармаклары белән аска төшерергә тырышты, малайның колакларын кашып алды.
Тик малай һаман тынычлана алмады, дулкынланып, сүзен дәвам итте:
– Суфия, менә бу китапта хыялсыз яшәү мөмкин түгел дип язылган, ә син һаман тимер компьютердан арына алмыйсың. Ялгыш идәнгә төшеп китсә дә, шундук ватыла бит ул. Синең ул компьютерың хыяллана беләме соң? Ә менә Онытылган Хыяллар һәм Хатирәләр урманында... (Их, Кәримгә компьютерга тел тидерәсе түгел иде... Ачуыннан Суфияның яңаклары кызарып чыкты.) – Кәрим сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, кыз аны бүлдерде:
– Нинди урман? Үзем күрмичә, мәңге ышанмыйм! Хыял, имеш! Һава кирмәне төзүдән ни мәгънә?
Суфия бу сүзләрне әйткәндә Кәримнең күзләре зурайганнан-зурая барды. Юк, ачудан, кыз белән риза булмаудан түгел. Моның башка сәбәбе бар иде. Суфияның баш очында әйләнеп торучы ак диск пәйда булды. Башта кызның ян-яктан каптырылган чәч койрыклары, күтәрелеп, шул диск эченә кереп китте. Суфия моны сизмәде дә!
– Суфия, койрыкларың... – дип кенә әйтә алды Кәрим, бармагы белән әйләнеп торган дискка төртеп.
– Максатка таба атларга кирәк! Хыялларыңны мөмкин кадәр тизрәк онытуың, йотуың хәерле! – Кызның бу сүзләрне әйтеп кенә бетерүе булды, койрыклары артыннан ул үзе дә диск эченә кереп китте!
Әле генә Суфия белән сөйләшеп торган агач төбендә Кәрим берүзе басып калды. Кәрим һәм аның селкенеп-җилфердәп торган тыңлаусыз колаклары...
Диск юк булды. Суфия кайда?!

(Суфияның диск эченә кереп киткәч күргән маҗаралары турында язучының Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Чынга ашачак хыял” исемле повестьны укыгач белерсез.)



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев